Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күкрәгең нормаль» – Илсөя Бәдретдинова яңа күлмәген күрсәтте

news_top_970_100
«Күкрәгең нормаль» – Илсөя Бәдретдинова яңа күлмәген күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова яңа күлмәген киеп видеога төшкән һәм виртуаль дусларыннан аны алу-алмау турында киңәш сораган.

Күлмәккә бәя бирүчеләр 2 төркемгә бүленгән. Берсе яңа образны «үтереп» мактаса, икенчеләре «тетмәсен теткән».

«Фантазиянең чикләре юк. Күлмәк искитмәле», «Яңа образ шәп», «Күлмәкне алабыз, сезгә килешә», «Күлмәк бик матур. Әмма бу образда иң мөһиме – Сез», – дигән комментарийлар калдырган мактаучылар төркеме.

«Сезнеке түгел, төсе дә килешми», «Сезнең яшьтә мондый күлмәк кию – әдәпсезлек, килешми», «Молодец, апа! Яшьләргә үз тәнеңне товар итеп күрсәтергә үрнәк бирәсезме», «Итәге бигрәк озын, абынып егылмагыз тагын, яме. Бөтен идәнне сөртеп йөрер инде бу», «Күлмәкнең изүе бик ачык, төсе дә сезнеке түгел», «Итәгеннән миңа бер күлмәк тегеп була, идән себереп йөргәнче, дим инде», «Илсөя, күкрәгең нормаль» кебек комментарийларны икенче төркемгә керүчеләр язган.

«Матур, сүз дә юк. Үзе чибәр. Тик... Ул күкрәк, ул имиләр бөтен хатын-кызда да бар, силиконсыз да болардан уздыра торганнары да күп. Чыгарып салмый гына, кысып күтәртеп куймый гына, ярыгын күрсәтми генә дә була ич инде. Гаеп итмәгез, иң беренчесе күкрәк бала имезер өчен. Беркем көнләшми монда, ин шә Аллаһ, тик җыен бозык ир- ат кына котырып ята. Акыллысының исе китми. Бераз чама хисе генә югалган, ә болай ярыйсы күлмәк», – дип тә фикерен белдергән берәү.

«Эчке халәтеңне үзгәртә башладың,сез андый тугел идегез, мөселман булып калыгыз инде. Әбиең күрсә нәрсә әйтер иде икән? Сез бит аны һәрвакыт аны искә аласыз, ул түшегезне күрсәтәм диеп яраткан тамашачыңны үзегездән биздермәгез. Без сезне җор телле булганга яратабыз, хөрмәт итәбез бит, балам!» – дип шелтәләп алган икенчесе.

«Бу күлмәк белән точно урлыйлар сине» дип язучыга «Урлый алмыйлар, күлмәккә уралып бетәчәкләр» дип җавап язган берәү.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 март 2024
    Исемсез
    Юк бер дэ килешми Юк бетте китте ИЛСИЯКЭЙ , ай. Яй, папуас хатыны булма
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100