news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күкрәген кечерәйтү өчен операция ясаткан хатын икенче көнне үлгән

news_top

Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз шәхси клиникада күкрәген кечерәйтү өчен операция ясатканнан соң икенче көнне үлгән. Шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, хатын-кыз операцияне шәхси клиникада ясаткан. Рәсми сайттагы мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге клиникада маммопластика ясату бәясе 350 мең сум. Пациент 6 декабрьдә клиникага яткан, ә 7 декабрьдә иртән кинәт үлгән. Экспертлар хатын-кызның үлеменең төгәл сәбәбен билгели. Процессуаль тикшерү Пресня районара прокуратурасы контролендә.

Клиниканың рейтингы шактый югары, шуңа да карамастан, аның хезмәткәрләре соңгы 3 елда берничә тапкыр пациентларның канәгатьсезлеге аркасында конфликтлы ситуацияләргә эләккән. Пациентлар күп очракта әлеге клиникада операция ясатканнан соң бетми торган җөйләр калуга зарланган. Шулай ук маммопластиканың сыйфатына ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Әмма медицина оешмасында әлеге очракка охшаган хәлләр моңарчы булмаган.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 декабрь 2025
    Исемсез
    Атна саен булмаса да язып торалар кайсыдыр клиникада кеше улген дип барыбер баралар сэлэмэтлеклэренэ шокер итеп яшэмиче😔
  • 14 декабрь 2025
    Исемсез
    Бу очракта әҗәлне эзләп бу хатын-кыз үзе барган.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар