Кукмараның Әсән-Елга авылында 300 еллык агач мәчет торгызыла: «90% материалны алыштырдык»
Кукмара районы Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрациялиләр. Мәчетнең тышын сүткәч, бүрәнәләрнең бер өлешен саклап калу мөмкин булмау ачыклана. Борынгы бинаны ничек торгызулары һәм аның кайчан ачылачагы турында – «Татар-информ» язмасында.
Мәчетнең уникальлеге
Татарстанның Кукмара районы Әсән-Елга авылында республикадагы иң борынгы агач мәчетләрнең берсен реставрацияләүне дәвам иттерәләр. Реставрация барышын пресс-турда журналистларга да күрсәттеләр.
«Бу Татарстанда гына түгел, тулаем Россиядә иң борынгы агач мәчетләрнең берсе. Безнең өчен ул уникаль объект, бу – катлаулы язмышлы рухи үзәк», – дип сөйләде Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Һәйкәл үзәк өлештә урнашкан манаралы мәчетләр төренә керә. Бина 18 ниргәле бурадан тора. Нарат бүрәнәләрнең диаметры 30-50 см. Гомумән, бу шул чордагы мәчетләр өчен гадәти тасвирлама.
Әмма бинаның үзенчәлекләре дә бар. Мәчетнең уникальлеге 3 детальдән гыйбарәт:
- 2 кыеклы түбә астына кертеп, 2 казыкка утыртылган веранда;
- Типик булмаган планировка: эчендә 1 түгел, ә 3 бүлмә;
- 8 кырлы 3 катлы манара.
«Бер яктан караганда бу шактый типик мәчет, әмма икенче яктан, минем Татарстанда махсус алга чыгарып эшләнгән болдырлы мондый мәчетләрне башка күргәнем булмады», – диде Гущин.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетнең киләчәген Мәчкәрә авылындагы мәчет язмышы белән чагыштырды. «Бу мәчет өчен әле 2005 елларда ук көрәшә башлыйлар, һәм нәтиҗәсе күренә дә: бүген мәчеткә көн саен бик күп кеше килә. Бу мәчет тә нәкъ шундый үзәк булыр, дип уйлыйм. Ул бит берничә гасыр эшләгән мәчет», – диде хәзрәт.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Мәдрәсә һәм кошчылык фермасы
Әсән-Елга авылындагы мәчетне 1742 елда төзегәннәр. 1780 елда сәүдәгәр Апанаев мәчет каршында мәдрәсә дә ача. Монда гарәп телендә язарга, укырга өйрәткәннәр һәм математикага укытканнар. Мәдрәсә озак еллар үз ролен башкара – анда тирә-яктагы балалар гыйлем ала.
Октябрь инкыйлабыннан соң мәчетне ябалар. Аны берничә мәртәбә сүтәргә дә тырышып карыйлар, тик авыл халкы аны саклап-яклап кала. Совет чорында аны амбар һәм кошчылык фермасы буларак файдаланалар.
Иван Гущин
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
1970 елда хәйрия акчалары хисабына мәчеткә капиталь ремонт ясыйлар. Бу гыйбадәт кылуны, дини гыйлем бирүне һәм изге бәйрәмнәрне уздыруны яңартып җибәрә. Ул вакытта нигез җиргә иңгән була инде, һәм беренче 3 ниргә юешләнеп гел зыян күреп торган, аны күтәртергә туры килә.
Каршыда гына яңа мәчет төзелгәч, борынгы мәчеттә намазлар 2010 елда тына.
«Монда керү куркыныч була – авария хәлендәге объект иде», – дип аңлатты Иван Гущин.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Тарихи материалның 90 процентын алыштырганнар
Реставрация эшләре 2026 елның маенда башлана. Эшләр башланганчы мәчет авария хәлендә була. Төп җитешсезлекләре: гел-гел юешләнеп торудан барлыкка килгән эзләр, цоколь катының штукатуркасы коелу, бураның аскы ниргәләре структурасы бозылу һәм манараның вертикаль күчәреннән тайпылуы.
«Бу минем өчен иң авырткан мәсьәлә булды. Хәзер исәпләп карадык – тарихи материалның 90 процентын алыштырырга туры килде. Беренчел тикшеренүләрдән соң без күпкә уңай чишелешкә өметләнгән идек. Әмма мәчетнең тышын сүткәч, бураның авария хәлендә булуын күрдек. Ни дисәң дә, бина дөрес кулланылмаган», – дип сөйләде Иван Гущин.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Ахыр чиктә, бураны сүтәләр һәм сәнәгать мәйданчыгына алып китәләр. Анда сакланып калган бүрәнәләрне протезлаштыру һәм җитмәгән өлешләрен өстәп торгызу (докомпоновка) алымы белән кире торгызалар, югалганнарын алмаштыралар. Ә бу вакытта Әсән-Елга авылында мәчетнең нигезен кире торгызалар. Буралган бураны кабат сүтәләр һәм тарихи урынына алып кайтып урнаштыралар.
Евгений Крючков
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
«Агач белән эшләүдә төп авырлык – материалның черек һәм корткычлар аркасында зарарлануга дучар булуы. Мондый зарарланулардан соң бүрәнә тыштан караганда бөтен һәм сәламәт кебек күренә, ләкин эче тәмам ашалып беткән һәм онга әйләнгән булырга мөмкин. Бураны сүткәч, яраксыз бүрәнәләр бик күп булып чыкты», – дип сөйләде ООО «ОСК» подрядчы-компания генераль директоры Евгений Крючков.
Дәүләт контракты буенча финанслау якынча 60 млн сум. Иван Гущин сүзләренчә, бу реставрациягә җитә. Мәчет ихатасын төзекләндерү, матурлау өчен хәйрия хисабына өстәмә акча табарга туры киләчәк.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Мәчетнең киләчәге
Якын арага бурыч – бураны утырту. Йөкләнеш бирү өчен манара куялар һәм түбәне ябалар. Бу якынча 4 ай вакыт алачак. Соңыннан – инженерия һәм технология эшләре, фасадын һәм интерьерын реставрацияләү көтә.
«Киләсе елда җәен без әлеге объектны реставрациядән соң ачарга өметләнәбез. Инде 300 елга якын эшләп килгән рухи үзәкне торгызачакбыз», – диде Иван Гущин.
Камил хәзрәт Сәмигуллин
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Интерьерның асыл өлешләре безнең көннәргә тикле килеп җитмәгән – аларны ул еллардагы мәчетләрнең җиһазлары турындагы тарихи документларга карап тулысынча кире ясаячаклар. Мәчет ишеге янына тарихи фотолар һәм белешмәләр эленәчәк.
«Мәчетнең тарихын онытырга ирек бирмәячәкбез», – дип вәгъдә итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Әлеге вакытта объект дәүләт милкендә, әмма аны Кукмара районы мөхтәсибәтенә тапшыру мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: «Татар-информ», Елизавета Пуншева