Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарадан хәрби операциягә киткән бертуганнарның берсе һәлак, энесе абыйсын җирләде

21 август көнне Кукмара районы Битләнгур авылында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Рәшит Хангәрәевны соңгы юлга озаттылар.

news_top_970_100
Кукмарадан хәрби операциягә киткән бертуганнарның берсе һәлак, энесе абыйсын җирләде
Фото: © Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»

Рәшит Хангәрәев белән хушлашырга хәрбинең туганнары, дуслары, авылдашлары җыелган. Матәм чарасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашкан, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

Фото: © Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»

«Бу – безнең район өчен зур кайгы. Район җитәкчелеге исеменнән тирән кайгы уртаклашуыбызны белдерәм. Сезнең хәсрәтне җиңеләйтерлек сүзләр юк. Ул безнең хәтердә мәңгегә герой булып калачак», – дип мөрәҗәгать итте Азат Гарифуллин.

Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов та, кайгы уртаклашып, сүз тотты.

«Рәшит Хангәрәев махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 12 декабрендә китте. 1 апрельдә батырларча һәлак булды. Шундый геройлар булганга гына без хәрби хәрәкәтләрнең бөтен катлаулылыгын сизмибез. Без барыбыз да бер теләктә: хәрби операция тизрәк бетсен, егетләребез туган йортына, гаиләләре янына әйләнеп кайтсын», – диде Ренат Гатиятов.

Фото: © Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»

Россия Президенты Владимир Путин указы белән, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Рәшит Хангәрәев, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнде.

Матәм чарасында һәлак булган хәрбинең энесе дә катнашты. Ул шулай ук махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100