Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарадан Сания ханым: Имештер, бер гаиләдә үсүче балалар бер-берсен карашырга тиеш түгел

Кукмарадан Сания ханым: Имештер, бер гаиләдә үсүче балалар бер-берсен карашырга тиеш түгел

news_top_970_100
Кукмарадан Сания ханым: Имештер, бер гаиләдә үсүче балалар бер-берсен карашырга тиеш түгел
Кукмара районы Адай авылында яшәүче блогер Сания ханым инстаграмында четерекле мәсьәлә күтәргән.

"Бер көнне мин шаккатым! Инстаграмда шундый фикер язылган иде: имештер, бер гаиләдә үсүче балалар бер-берсен карашырга тиеш түгел, әти-әнисенә булышу бала көченнән файдалану була икән. Хәзер китап шулай куша икән, китапта язылган сүз дөрестер, җиңешмим, тик минем дә үз фикерем бар бит әле.

Безнең гаиләдә ике кыз үсте. Аралары дүрт яшь. Авылда, үз йортыбыз, зур бакча, күп мал-туар, кош-корт... Әтиләре көне буе эштә, әби-бабай юк. Олы кызым миңа ияреп йөреп, эш арасында үскәндер инде җаныем, ә сеңлесен карашырга ярдәме күп булды, үзе кечкенә генә булса да, сеңлесенә күз-колак булу аңа иде, чөнки көндәлек эшне бетерәсе бар, эш һаман бетмәде, ә балалар үсеп беттеләр... Аларга кирәк кадәр иркәләү, наз эләктеме икән инде?

Әле дә күз алдымда: дүрт(!) яшьлек кызым бишек эленеп торган караватька менеп утырды да, мин яңа гына имезеп бишеккә салган сеңлесен җырлый-җырлый тирбәтә башлады. "Әәәә итә, сеңлем йокыга китәәәә". Йоклагандырмы, елагандырмы, минем тышта эшем көтә, чыгып йөгергәнмендер инде, ишеккә колакны, тәрәзәгә күзне "куеп"сөртенә-сөртенә чабасы иде бит... Сеңлесе тәпи йөри башлагач та, апасына булды, кечкенәдән кул арасына кереп, эш рәтен, акчаның кайдан килгәнен белеп үстеләр. Кечкенәдән дус тату булып үскәнгәме, алар хәзер дә икесе бик дус, берсен-берсе сагынышып торалар, көн саен видеозвонок аша сөйләшеп торсалар да, Гөлгенәм апасы кайтасы көнне санап тора.

Мин бу якынлыкны кечкенәдән бер-берсе белән уйнап, бер-берсен карап үскәнгәдер дим. Гомергә шулай булсыннар Я Раббым.

Кадерле әниләр, сездә нинди фикерләр бар? Безнең заман әниләре балаларга дөрес тәрбия бирмәгән мени, балалар бер-берсен карашып, әти-әнигә булышып үссәләр, бала психологиясенә зыяны бармыни, туганлык кайчан башлана, туганнар арасындагы дуслык-татулык гаиләдән киләме, сезнең балаларыгызның яшь аермасы ничек, алар бер-берсен карашып үстеләрме?

Әйдәгез фикерләр алышыйк әле, бала тәрбияләү ничек дөрес булган: элекме, хәзерме?" - дип сорау куя Сания ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100