Кукмарадан инженер Николай Петров: Чиста су проблемасы хәзер авылларда да бар
Күптән түгел Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән авыл эшмәкәрләре җыенында гомере буе су белән тәэмин итү өлкәсендә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган инженер, Кукмарадан Николай Петров та катнашты. Җыен программасына кергән бер чарада оештыручылар аны эчә торган суның сыйфаты турында чыгыш ясарга өндәде. Николай Ивановичның мөнбәрдән яңгыраган рәсми чыгышыннан өземтәләр "Интертат" укучыларына да файдалы булыр.
- Эчкән суның сыйфаты кешенең нәтиҗәле яшәү нигезе булып тора. Соңгы елларда халыкны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискенләште, зур игътибар таләп итүче проблемага әйләнде. Бу проблема инде хәзер авылларда да бар. Ул бер-ике елда авылларга да килеп җитәчәк. Шәһәрләрдә инде ул күптән гөрләп чәчәк атып утыра, - дип башлады рәсми чыгышын Николай Петров.
- Судагы зарарлы матдәләрнең генофонд өчен иң хәтәрләре – диоксиннар. Диоксин матдәләр турында фәнни мәгълүматны химик, академик Лев Александрович Федоров хезмәтләреннән белешә аласыз. Алар барысы да интернетта бар. Диоксин төркеме матдәләре барлык үсемлекләр һәм тереклек ияләре өчен цианид калийдан да мең мәртәбә зәһәр, чикләнмәгән, абсолют агу булып исбатлана. Диоксиннар, бу матдәләр соңгы 40-50 елларда бөтен органик тереклек дөньясы өчен абсолют агу. Концероген-геологик процесслардан таркалмыйча, кеше организмында җыелучы матдә ул. Организм аны эшкәртә алмый һәм организм аркылы ул башка матдәләр белән чыкмый да. Һәм, организмда утырып, тупланып арта гына бара.
Диоксин агуның бер генә молекуласы организмга керсә дә, зәгыйфь, җитешмәгән балалар туарга, онкология, яман шеш авырулары килеп чыгарга мөмкин генә түгел, ул баш мие эшчәнлеге сыйфатына, интеллект, абстракт уйлау сәләтенә дә тәэсир итә. Кешедә уйлау, анализлау, үзенең кайда барганын, нәрсә эшләгәнен үзенә-үзе җавап бирерлек, үзе өчен үзе җавап бирерлек, нәтиҗә чыгара алырлык сәләтен югалттыра. Кешелекнең төп үзенчәлеген юк итә.
Соңгы алты-җиде елда бу матдәләр турында ачык матбугатта хәбәрләр бик саран. Аларның ашамлыкларда һәм суда барлыгы темасы сергә әйләнеп бара. Аларның азыктагы һәм эчәр судагы кеше организмына рөхсәтле иң зур микъдары төрле илләрдә төрлечә. Россиядә – 20 пиктограмм, АКШта 00-13 пиктограмм, ягъни бездәгегә караганда 1 538 мәртәбә кимрәк, Япониядә – 0, ягъни бер пикторгамм да рөхсәт ителми, - дип сөйләде инженер.
Николай Петров үз чыгышында диоксинның рөхсәт ителгән күләмен тикшереп билгеләү өчен Казанда лаборатория җиһазлары да, аттестация узган лабораторияләр дә булмавын әйтте. "Шәһәр халкын тәэмин итүче эчәр судагы диоксиннарның микъдары да, концентрациясе дә тикшерелми. Бу Казанда гына түгел, бу Кама буендагы шәһәрләрдә дә юк. Татарстанда андый җиһаз юк һәм берәү дә ул диоксинны тикшерми дә", - диде Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чарада чыгыш ясаган делегат.
- Казан шәһәренең су белән тәэмин итүче гомуми системасы, үзәкләшкән система өчен төп су чыганагы булып бүген Куйбышев сусаклагычы тора. Идел бассейнындагы сәнәгать пычраклары, авыл хуҗалыгында кулланылган агулар, органик һәм минераль ашламалар барысы да соң чиктә суга агып төшә. Һәм без суны шуннан алып эчәбез.
Камада да хәлләр моннан яхшырак түгел.
Диоксинның барлыкка килү юллары бик күп. Мәсәлән, җәй көне суда зәңгәр-яшел суүсемнәре чәчәк ата. Алар таркалган вакытта фенол бүлеп чыгаралар. Шул фенол су белән бергә су чистартучы станцияләргә керә. Анда аңа дезинфекцияләү өчен хлор өстиләр һәм шулай диоксин барлыкка килә.
Шуңа да иртәгә яисә бүген нинди авырулар килеп чыгасын берәү дә әйтә алмый. Шәһәр халкы өчен бу бик хәтәр хәл, - дип искәртте Николай Петров.