Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарадан Гөлсинә Мусина гармунны кире яктан уйный

Бу хакта дини җырлар башкару остасы Ильяс Халиков үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

news_top_970_100
Кукмарадан Гөлсинә Мусина гармунны кире яктан уйный
https://www.instagram.com/p/B6-nvveIs_c/

Дини җырлар, мөнәҗәтләр башкару остасы Ильяс Халиков Кукмара районы Бурсык авылында Гөлсинә апа Мусина белән танышкан. Аның гармунны кире яктан уйнаганын белеп гаҗәпкә калган.

«Менә мин шаккатам әле, безнең татар халкында шундый талантлар, матур итеп гармунда уйнаучылар бар. Әмма гармунны кире әйләндереп уйнаган кешене беренче тапкыр күрәм», — ди җырчы.

Шунда ук Гөлсинә апа гармунда уйнаган «Күбәләгем» көенә кушылып җырлый да ул.

Ильяс Халиков белән әңгәмәсеннән күренгәнчә, Гөлсинә ханым гармунны яшь чагыннан ук уйнарга өйрәнгән.

«Беркем дә өйрәтмәде мине уйнарга. Ике туган абыем армиягә киткәндә, гармунын миңа калдырып китте. Шул гармунга кызыгып, әкренләп уйнарга да өйрәндем. Ул чакта әйтүче булмады инде до-ре-миның нәрсә икәнлеген, гарумынны ничек тотарга кирәклеген дә өйрәтүче булмады. Көзге каршына утырдым да, әкренләп чыгардым шулай көйләрне», — дип сөйли ул.

Гармунның икенче ягыннан уйнарга да бик тырышса, булдыра ала икән Гөлсинә ханым. «Бик гармун белән утырырга вакыт кына юк бит. Менә җәй көне, Сабантуйларда бергәләп уйнап, җырлап утырырбыз әле», — ди ул Ильяс Халиковка.

Җырчының инстадуслары арасында: «Менә сиңа мә, дигәндәй, чыннан да шаккаттык. Бар бит талантлы кешеләр»; «Сөбеханалла»; «Молодец, бик матур уйный»; «Гармунчыларны нык хөрмәт итәм», — дип сокланып язучылары да бар.

«Мин гармунда өйрәнгәндә беренче мәртәбә шулай тоткан идем»; «Безнең әтиебез дә гармунда сул яктан уйнады, бик оста гармунчы иде»; «Буа районынын, Нурвахит (Мулланур Вахитов) авылыннан Фаяз исемле егет тә нәкъ шулай гармунны кире тотып уйный иде. Яшьли вафат булды. Урыны җәннәттә булсын», — дип, хәтирәләре белән уртаклашучылар да табылган.

«Гәҗитне дә шулай әйләндереп укымыймы?»; «Мин дөрес итеп «Әпипә”не дә искә төшерә алмыйм», — дип шаяртучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100