news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кукмарада Яңа елга иң матур бизәлеш бәйгесендә җиңгән өй янып беткән

news_top
Кукмарада Яңа елга иң матур бизәлеш бәйгесендә җиңгән өй янып беткән
Фото: Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://t.me/mchstatarstan

9 декабрьдә кич белән Кукмараның Планетарный урамында өй янып беткән. Биредә өлкән яшьтәге ир белән хатын яши. Хәрабәләрне актарганда, 75 яшьлек хатын мәете табылган, 76 яшьлек хуҗа ир-атны Кукмара Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр, ул төтенгә агуланган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Янгын турында 20.46 сәгатьтә хәбәр итәләр. Ведомство белешмәсе буенча, коткаручылар килгәндә, йорт һәм каралты-куралар ут белән чолгап алынган була инде. Күршеләргә дә күчү куркынычы була. Ачык утны 21.59 сәгатьтә сүндереп бетерәләр.

Матбугат чаралары, янгын өйне чолгап алган гирляндалар аркасында чыккан, дип яза башлый. Хуҗалар аны Яңа елга бизәргә яраткан. Бер ел элек бу өй хуҗаларын Яңа елга бизәлеш бәйгесендә бүләкләгән булганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, гирляндалар утка тоташтырылмаган булган. Янгынның якынча сәбәбе – электр җиһазларын куллануда кагыйдәләр бозу, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар