Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада Шакировлар Конституциягә тавыш бирү көнендә никахлашкан

Язылышкач, гаилә башлыгы участокка барып үз тавышын бирергә планлаштыра. Аның хатыны Айгөл ханым инде тавыш бирүдә катнашкан.

news_top_970_100
Кукмарада Шакировлар Конституциягә тавыш бирү көнендә никахлашкан
http://kukmor-rt.ru/

Кукмарада июльнең беренче көнендә яңа Шакировлар гаиләсе туды. Аларның язылышулары Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауларның төп көненә туры килгән. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.

«Махсус дата сайламадык. Сайлау көне белән туры килүе начар түгел. Бүген безнең таныш булуыбызга да бер ел һәм бер ай. Без Казанда таныштык. Башта аралаштык, соңыннан гаилә корырга булдык», — ди Руслан Шакиров.

Тигезлектә яшәү, балалар тәрбияләү, бер-береңне сакларга һәм гел ярдәмләшеп торырга — яңа туган гаиләнең киләчәккә планнары.

Язылышкач, гаилә башлыгы сайлау участогына барып үз тавышын бирергә планлаштыра. Аның хатыны Айгөл ханым инде тавыш бирүдә катнашкан.

«Без яшь, актив, шуңа күрә без илебез тормышында катнашырга, сайларга һәм тавыш бирергә тиеш», — ди Шакировлар гаиләсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100