Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада шәхси йортта зур янгын булган, күршеләрне саклап калганнар – видео

news_top_970_100
Кукмарада шәхси йортта зур янгын булган, күршеләрне саклап калганнар – видео
Фото: https://tatarstan24.tv, 117 ПСЧ

Кукмараның Җәлилчеләр урамында шәхси йортта зур янгын булган. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 13 октябрьдә көндез була. Янгын сүндерүчеләргә 13.55 сәгатьтә шалтыраталар.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне урамда өй хуҗасы каршы ала. Ул өйдә дә, ишегалдында да кешеләр калмавын әйтә. Хуҗа өйдән үзе чыккан.

Бу вакытта веранда, өй түбәсе, мунча түбәсе, гаражның чарлак өлеше яна. Күрше йортларга да ут күчү куркынычы була.

Янгында өйнең чарлагы, эче, гараж түбәсе янып бетә.

Күрше йортларны уттан саклап калалар. Имгәнүче һәм һәлак булучы кешеләр юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100