Кукмарада поезд астына эләккән ир-атның гәүдәсе урталай киселгән. Бу турыда «Татарстан-24» каналы хәбәр итте.
Фаҗига 22 мартта иртән «Бертуган Комаровлар» станциясендә була. 42 яшьлек җәяүле ир-ат поездны күрми калган. Ул тимер юл аша чыгарга маташкан чакта поезд астына эләккән.
Ир-ат урында ук үлгән. Шаһитлар һәм полиция хезмәткәрләре аның аек булмавын әйткән, диелә хәбәрдә.