Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада поезд бәргән хатын исерек булган?

Нюреюнгри – Мәскәү 75нче тиз йөрешле поезды Кукмарада бер ханымны бәрдереп китә. 52 яшьлек хатын шундук җан бирә.

news_top_970_100
Кукмарада поезд бәргән хатын исерек булган?

Әлеге хәлне видеога төшереп торучылар да булган хәтта. “Подслушано Кукмор” төркемендә иртән-иртүк пәйда булды ул язма. Астында мондый сүзләр дә бар: “Бу хатын исерек иде. Мин ашыгыч ярдәм чакыртмакчы идем, дуслары: “Шул кирәк аңа, ул үзе теләгәнен алды, ә син гаепле булып калачаксың”, – дип каршы төштеләр. Иң аянычы, ханымны поезд ничек бәрүен поезд тәрәзәсеннән балалар да күрде” дип язылган иде. Аңа каршы шулай ук җаваплар тезелде: “Син нинди җансыз кеше?”, “Нигә ашыгыч ярдәм чакыртмадың?”, “Бу видеоны мондагы балалар да күрсен дип элдеңме?” диелгән иде. Авторга әлеге шелтәләр тәэсир итте булса кирәк, ике сәгать эчендә видеоязма да, фикерләр дә төркем стенасыннан алынды.

Район Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәхетсезлек очрагы 30 октябрьдә, сәгать 13.30 тирәсендә була. 1965 елгы, Кукмараның Академик Королев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәгән ханым рәсми булмаган җәяүлеләр сукмагыннан тимер юл аша чыга торган була. Аны Нерюнгри – Мәскәү 75нче тиз йөрешле поезды бәрдерә. Мәрхүмәнең ике баласы бар, алар үз гаиләләре белән яшиләр. Материаллар Казанның транспортта эчке эшләр линиясе бүлегенә җибәрелгән.

Исемен әйтергә теләмәгән әңгәмәдәшем әлеге ханымны таныды.

“Халык салмыш булган дип сөйли, әмма дөреслеген белмим”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100