news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кукмарада өй, гараж һәм машина янган

news_top

6 июньдә төнге унике тулган вакытта Кукмарада янгын чыккан. Биредә Казанцев урамында өйгә ут капкан. Бу турыда район басмасы яза.

23.41 сәгатьтә шаһитлар янгын сүндерүчеләргә шалтыраткан. Коткаручылар урынга килгәндә гараж белән сарай, веранда һәм өй түбәсендә ачык ут була. Өйдәге кешеләр үзләре чыгып өлгергән.

Янгын 256 квадрат метр мәйданга таралган. Ут күрше каралты-кураларга да күчү куркынычы янаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар