Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада киез итеккә һәйкәл куйганнар: халык фикере төрле

news_top_970_100
Кукмарада киез итеккә һәйкәл куйганнар: халык фикере төрле
Фото: Кукмара башлыгы аккаунтыннан

Кукмара башлыгы Сергей Димитриев киез итеккә һәйкәл – заманча әйтсәк, арт-объект куелуын хәбәр иткән.

Бу хәбәргә сөенүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. «Бу күпме суммага төшкән һәм кем исәбенә куелган?» – дип сораган берсе социаль челтәрдә.

Аңа җавап итеп, «шәһәр өчен куаныгыз, Кукмараны чәчәк аттырган бердәнбер башлык, зарланырга гөнаһ» дип язган икенче берәү.

«Кирәк әйбер түгел. Моңа киткән акчаны «махсус операциягә» (ул кеше язарга ярамаган сүзне тутырып язган) җибәрсәң, әйбәтрәк булыр иде. Без барыбер тиенләп җыябыз бит. Ил төкерсә, күл була. Ату авыл малайлары, пенсионерлар җибәргән акчалар, бәйләгән носкилар белән үтиләр үз бурычларын үз ватаннары алдында»;

«Бик матур, уйланып эшләнгән, шәһәребезнең даны, хуҗаларыбызга зур рәхмәт, сәламәтлек, Яңа елга уңышлар, тынычлык алып килсен»;

«Бик матур булган»;

«Шәп булган бу!»;

«Кукмара итекләре шәп, җәй кия торганын да уйлап чыгарсалар, ел әйләнәсе кияр идем»;

«Һәйкәл лаеклы куелган. Мондагы һөнәрчеләрнең данын яклаган, еллар буе сыналган аяк киеме» дигән фикерләр калдыручылар бар.

Төрле фикерләр арасында һәйкәлне, матур түгел, дип тәнкыйтьләүчеләр дә очрый.

«Ул итекне матуррак ясап булмады микәнни, мондый тукмак башлы итек буламыни? Кукмара итекләре матур бит алар»;

«Әйе, матур итек, чәчәкләре матур, әмма Кукмарабызга итекне әкияттән укып кына, аның турында бик күп мәкальләр белгән кунаклар да килми тормый. Язучылар, журналистлар… Алар бит кан эчми китә белмәгән бөрчәләр күк... Әмма бу итекне, кем түшәгән дә, кем баскан? Чабатаны да моннан матуррак үргәннәр... Кукмара итекчеләреннән көлү шикеллерәк бу, җәмәгать», – дип зарланган Илһам Фазыл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100