Кукмарада тимер юл станциясе янында 2 кешене поезд таптаган. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Тикшерү эшләре башланган.
Идел буе Транспорт прокуратурасы белешмәсе буенча, Мәскәү-Владивосток пассажир поезды җәяүлеләрне таптаган. Алар тимер юл аша чыгып бара торган булган.
Мәрхүм ир-атка 51 яшь, хатын-кызга 54 яшь икәне билгеле. Якынча белешмә буенча, икесе дә аек булмаган, диелә хәбәрдә.