Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада давыл вакытында дистәләгән автомобиль ишелгән түбә астында калган

Бәхеткә үлүчеләр һәм тән җәрәхәтләре алучылар юк.

news_top_970_100
Кукмарада давыл вакытында дистәләгән автомобиль ишелгән түбә астында калган

Давыл вакытында Кукмарада «Пятёрочка» кибете урнашкан бинаның түбәсе ишелеп, егермегә якын машина зыян күргән. Бәхеткә, үлүчеләр һәм тән җәрәхәтләре алучылар юк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына район башлыгы Сергей Димитриев.

Район башлыгы әйтүенчә, бу хәл булуга ук кибет видеокамерасы төшергән видеоны караганнар, кешеләр калмаганмы дип тикшергәннәр. «Бәхеткә, Аллага шөкер, үлүчеләр дә, каза күрүчеләр дә юк. 4 кеше соңгы мизгелдә кибет эченә кереп өлгергән», — диде ул.

МЧС һәм район җитәкчелеге каза булган урынга килгән, җимерекләрне чистартканнар. «6 автомобиль бик нык зыян күргән», — диде район башлыгы. Ишелгән түбә астында калган автомобильләр егермегә якын, әмма шушы алтысыннан калганнарына зур зыян килмәгән — кайсы кырылган, кайсының тәрәзәсе ватылган. Алар каза булган урыннан китеп барган инде.

Бинаны «Пятёрочка» кибете арендага алган булган. Арендага бирүче — эшмәкәр Добреев.

Сергей Димитриев давылның тиз генә килеп чыгуын һәм бер линия булып узуын әйтте. Кибет урнашкан бинадан тыш мәктәп һәм элеватор да зыян күргән.

МЧС хәбәр итүенчә, җилнең тизлеге секундына 18 метр секунд, аерым урыннарда тагын да көчлерәк булган. Җил элеватор складының түбәсен дә алып аткан. Шулай ук Айтматов исемендәге гимназиянең дә 50 квадрат метр түбәсен җиргә алып аткан.

Кешеләр зыян күрмәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100