Кукмарада авариядә ике бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте кичә Лесхоз бистәсеннән 11 чакрым ераклыкта булган иде.
"КАМАЗ" йөк машинасы һәм "Лада Калина" автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә ике бала зыян күрә, дип яза "Татар-информ".
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Лесхоз бистәсеннән 11 чакрым ераклыкта килеп чыга. Зыян күргән ике баланы Саба район хастаханәсенә озаталар. Районның "Хезмәт даны" газетасы хәбәр иткәнчә, балалар авыр имгәнүләр алмаган. 11 яшьлек бала иминлек каеше белән эләктерелгән була, ә 11 айлык бала махсус балалар утыргычында утырган.