Татарстанда тимер юл вагоннары аша чыгарга маташкан үсмерне ток суккан, ул һәлак булган. Тагын бер малай имгәнгән, ул хастаханәдә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Фаҗига Кукмара станциясендә була. Ике дус малай туктап тора торган йөк поезды вагоннарны аша үрмәләп чыкмакчы була. Бер мизгелдә аларны ток суга, диелә хәбәрдә.
Балалар республика клиник хастаханәсендә хәбәр иткәнчә, ток сугып имгәнгән 16 яшьлек үсмер авыр хәлдә, реанимациядә ята.
«Хәле авыр, тәненең 25-30 проценты пешкән, үз аңында. Кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дигәннәр хастаханәдә.