Кукмара үрнәк күрсәтә: Америка өрәңгесен ничек җиңәргә?
Кукмара районында Америка өрәңгесенә каршы көрәш алып баралар. Алар бу эшләрен ничек башлап җибәргәннәрен һәм нинди нәтиҗәле ысуллар кулланалар - шуны белеп кайттык.
Америка өрәңгесе, шәһәрләрне яшелләндерү максатыннан, 60 елларда күпләп утыртылган. Соңрак аның үзлегеннән тиз үрчүгә, башка агачларны кысрыклап чыгаруга сәләтле чүп агач икәнлеген ачыклыйлар. Биологлар аны юкка чыгарырга кирәкле «Кара китап»ка кертә.
Америка өрәңгесе, гадәттә, су буйларын басып ала. Аның табигый көндәшләре — аның яфракларын ашый торган бөҗәкләр юк. Ул шуңа да бик тиз үрчи һәм якын-тирәдәге башка агачларга үсәргә ирек бирми. Өстәвенә, тамыр системасындагы агулы матдәләр башка агач-үсемлекләргә зыян сала. Америка өрәңгесе күпләп үскән җирләрдә бөҗәкләр булмагач, табигатьтәге «туклану чылбыры» өзелә, башка җан ияләре — бакалар, кошлар юкка чыга. Шул рәвешчә, Америка өрәңгесе башка үсемлекләрне генә түгел, хайваннарны да кысырыклап чыгара, бары тик шушы чүп агач үскән генә тирәлек барлыкка килә.
- Америка өрәңгесенең кәүсәсе кәкре булып үсә, өстәвенә йомшак булу сәбәпле, төзелеш өчен яраксыз. Яшелләндерү максатыннан файдасы да бәхәсле — матур чәчәкләре, җимешләре, формасы юк. Бик тиз үсү сәбәпле, декоратив формада тоту кыен. Көчле җилләрдә авып, тирә-якка зыян китерә. Шулай ук тамырлары асфальт, газоннарны боза. Үтеп булмаслык чытырман булып үсеп, чүп җыела торган урыннарга әйләнә. Чәчәкләре аллергия — поллиноз китереп чыгара.
Галимнәр Америка өрәңгесен рәсми рәвештә «корткыч үсемлекләр» исемлегенә кертергә тәкъдим итә, әмма әлегә алар төзегән «Кара китап» хакимият органнары куллану өчен әсбап түгел, фәнни хезмәт кенә. Америка өрәңгесе тиз үрчи, шуңа күрә аңа каршы көрәш тә бик авырдан бирелә.
«Кая кул тими, ул шунда тишелә»
Кукмара районында Америка өрәңгесе белән көрәш инде биш ел дәвамында бара икән. Район башлыгы Сергей Димитриев бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
Район башлыгы әлеге эшнең тирә-якны матурлау һәм башка агачларны кысрыклауны туктату максатыннан башланганын әйтте.
Нинди генә ташландык җир булса, шунда Америка өрәңгесе килеп чыга. Елга буйларында да, биналар тирәсендә дә. Кая кул тими, ул шунда тишелә. Бер дә матур үсемлек түгел. Бөтен җирне шул басып бетергән иде. Кукмараның үзәгендә машина юлы ясыйбыз, ә тимер юллардан бит меңләгән кеше үтеп китә, алар бу нинди ташландык территория дип, шаккатып китмәсеннәр өчен, иң беренче тимер юл территориясеннән башладык. Шуннан соң әкрен-әкрен башка почмакларга да кереп киттек, — диде Сергей Димитриев.
Әле тагын кешедә шундый нәрсә бар, алар өрәңге үскән җирне ташландык, анда чүп ташларга ярый дип уйлый. Күп кеше шунда пакеты белән чүп ташлап калдыра, — дип, өрәңгегә каршы көрәшүнең тагын бер сәбәбен аңлатты Кукмара районының башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.
«Ел саен ун мең агач утыртабыз»
Башта кисеп кенә бара идек, ә бер кискән җирдә тагын да күбрәк агач үсә, тагын да ямьсезләнә бара иде. Шуңа күрә хәзер, агачларны кискәннән соң, экскаватор белән төбен-тамырын йолкып, көз көне шул тирәгә агач утыртып куябыз. Экскаватор артыннан бульдозер белән тигезләп, мәйдан ясап баралар. Агачларның төрлесен утыртабыз: күбрәк чыршы, нарат, каен, юкә. Аларны йә лесхоз утырта, йә үзебезнең көч белән, урманнан алып кайтып утыртабыз, — диде Сергей Дмитириев.
Шулай ук ул өрәңгене бетерер өчен бернинди химикатлар да кулланылмавын әйтте. «Химикат сибәрсең, ә артыннан аны килеп берәр терлек ашар, шуңа без андый нәрсә кулланмыйбыз», — дип аңлатты башлык.
Киселгән агачлар пычкы чүбенә яки утынга китеп бетерәләр. Һәр теләгән кеше киселгән агачны утынга алып китә ала.
Сергей Димитриев әлеге эшнең район буйлап алып барылганын әйтте. Ул һәр җирлек белән видеоконференцияләр оештырып, эш ничек алып барылырга тиеш икәнен аңлатуы турында да сөйләде.
Халык та моңа уңай карый. Башта: «Нишләп яшеллекне кисәсез?» — дип әйтүчеләр дә булды. Мин инстаграмнан туры эфирга чыкканда да: «Нишләп аны кисәләр?» — дип яздылар. Безнең һәрбер киселгән территориягә ун тапкыр күбрәк агач утыртыла, яшеллек бетми. Дүрт ел элек Сингапурда булып, шаккатып кайткан идем, бөтен җир яшеллектә. Шуннан соң үзебезгә ел саен район буенча ун меңнән дә ким агач утыртмаска дип бурыч куйдык. Безнең районнан сугышка унсигез мең солдат киткән, аның унбер меңе шунда ятып калган, шуңа күрә быел без үзебезнең киткән солдатларга дип, унбер меңнән ким агач утыртмаска, дидек. Безнең Кукмара таулы бит, шул тау битләрен лесхозга бүлеп бирдек, алар үзләре шунда агачлыклар утырта, — дип аңлатты район башлыгы.
«Авылдагы ямьсез җирләрне фотога төшереп, баннер итеп ясап куйдык»
Америка өрәңгесен кисәргә һәм ул җирләрне эшкәртергә авыл халкы үзе чыга, зур команда булып эшлиләр. Бу мәсьәлә буенча депутатлар бик актив эшли, алар шушы эшне инициатив төркемнәр белән бергәлектә алып баралар. Инициатив төркемнәрне диплом, грамоталар белән бүләкләп торабыз, — диде Сергей Димитриев.
Кайсы җирләрне өрәңгедән чистартасын инвентаризация үткәреп билгеләгәннәр. Авыл җирлекләре башлыкларына ташландык биналарны һәм чүп баскан территорияләрне чистарырга кушылган. Һәр авыл җирлеге башлыгы квартал саен хисап ясап, ничә ташланган йорт булганын һәм алар нинди хәлгә китерелгәнен әйтеп барырга тиеш.
«Авыл җирлегендә экскаваторлар булмаса, үзебез биреп торабыз, солярканы үзләре тутыра», — дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе.
Башкарма комитет җитәкчесе өрәңгеле җирләрне чистарту эшендә күргәзмә ясау бик ярдәм иткәнен аңлатты. Иң элек тимер юл буен фотога төшереп барганнар, аннары бөтен җитәкчеләрне җыеп, шул фотоларны күрсәткәннәр. Шулай итеп, ул ямьсезлекне күреп, эшкә керешкәннәр. Тимер юл янындагы оешмаларны да җыеп, аларга шул территорияне күрсәткәннәр. «Ал ягыгыз матур, арт ягыгыз ямьсез», — дип күрсәткәч, оешмалар да бу фикер белән килешкән.
«Дөрес әйтәсез, без үзебездән кешеләр чыгарып эшләрбез», — диделәр. Оешмалардан башка бу эшне башкарып булмый, безнең бюджетта аңа акча каралмаган, — дип аңлатты Азат Гарифуллин.
Авылларда Америка өрәңгесен кисү, җыештыру эшен башкарырга теләмәүчеләр дә булган. Моңа каршы «тәрбия ысулы» кулланылган. Җитәкчелек америка өрәңгесе үскән урыннарны фотога төшереп, Сабантуй алдыннан зур баннер итеп ясап куйган. Шуннан соң авыл халкы оялган ахыры — ташландык җирләрне матурларга керешкән.
Россия чемпионнары да өрәңгегә каршы
Без башта Кукмара үзәгендә бу эш ничек башкарылганын карадык.
Тимер юл янындагы территориядә эш бара иде. Без шунда торганда итек заводыннан дип бер егет КамАЗы белән килде. Алар оешмасы техникасы белән килгән булып чыкты, эшче кешеләр Сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәгеннән җыелганнар.
Үзәкнең директоры, ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, көрәш буенча республика чемпионы Нуретдин Зыятдинов әлеге эшкә бик теләп килүләрен әйтте.
Ике ай өйдә ятканнан соң, монда чакыргач шатландык кына. Без коллектив белән атнага бер тапкыр чыгабыз. Егермегә якын өстәмә белем бирүче педагог биредә. Болар Татарстан һәм Россия чемпионнары — көрәшчеләр, футболчылар, шахматчылар. Бу эшкә һәр елны чыгабыз. Без эшлибез, каршы килмибез, каршы килгән кеше булса, чакырып та ятмыйбыз, — диде ул.
Без дә бу эшкә чыккан кешеләргә үзенчә ярдәм күрсәтергә тырышабыз, — диде башкарма комитет җитәкчесе.
Видеода Америка өрәңгесен кисүче Фәһим Кадыйров — хатын-кызларның хоккей буенча Россия җыелма командасы уенчысы Фәнүзә Кадыйрованың әтисе.
Өрәңге урынына нәрсәләр төзелгән?
Чистартылган җирләрдә парклар ачыла, чишмәләр ачыла, мәчетләр салына. Пляжлар да ясала. Кайберсе Республика программалары ярдәме белән яки Кукмара районының үз программалары буенча эшләнелә. Кайбер җирләргә печән чәчелә. Мәктәп территориясендә күбрәк җимеш агачлары утыртыла. Шулай ук чистартылган территориядә бакчалар да ясыйлар.
Без башта чистартабыз, ә ул җирдә киләчәктә нәрсә булдырырга дигән фикер аннары килеп чыга, — диде Азат Гарифуллин.
Элек Америка өрәңгесе баскан урында хәзер матур мәчет төзелгән, ә мәчеттән ерак түгел — парк. Ул урынны да элек өрәңге басып алган булган. Быел Америка өрәңгесеннән арындырылган җирдә ТАССРның йөз еллыгына багышланган парк ачылган.
Кыш көне Кукмараның чаңгы комплексына күп кеше йөри. Аның янында да Америка өрәңгесе белән көрәш алып барылган һәм чистартылган урынга яңа чаңгы базасы ачылган. Ике чакрымнан артык территорияне яктырту өчен баганалар куйганнар.
Спорт үзәге булганга, спортчылар моннан китмәде дә, бик тырышып эшләделәр. Чөнки киләчәктә үзләренә дә бик кирәкле урын булачагын белделәр. Балаларын монда тренировкаларга йөртү теләге белән эшләделәр, — диде башкарма комитет җитәкчесе.
Кукмараның Нурминкә елгасы яр буенда төзелгән матур парк та өрәңгедән чистартканнан соң ясалган икән.
Алты ел элек бөтен халык Мамадышка Нократ буендагы паркка бара иде. Сергей Димитриевич район башлыгы булып килгәч, үзәктәге күпергә төштек. Район башлыгын монда су бармы икәне кызыксындырды. Суын күрә алмадык, өрәңге каплаган иде. Ул җирләрне җыештыра башладык. Шул эшләрне башлап җибәргәч, Рөстәм Нургалиевичның иҗтимагый киңлекләр булдыру проекты эшләп китте. Без ул мәйданны шул проектка кертеп җибәрдек. Шуннан соң Наталья Фишман, үзенең командасы белән килеп, әлеге паркны ясады. Хәзер инде күп районнардан үзебезгә паркка ял итәргә киләләр, — дип аңлатты Азат Гарифуллин.
Елга буендагы парк бик матур итеп ясалган. Паркны тагын да ямьләндереп, Кукмара радиосы уйнап тора иде. Әле алга таба да, якын-тирә җирләрне чистартып, паркны зурайтырга планлаштыралар.
Авыл халкы өрәңгегә каршы ничек көрәшә?
Кукмара үзәгендәге Америка өрәңгесен бетерү эшләрен һәм ул эшнең нәтиҗәләрен күреп сокланып, без Кукмарада урнашкан удмурт авылларына юл тоттык.
Ошторма-Юмья авыл җирлеге башлыгы Регина Романова удмурт авылларында башкарыла торган эш белән таныштырды. Ошторма-Юмья авылындагы чишмә тирәсен Америка өрәңгесе басып алган булган, ул җирләрне чистартып, егермеләп агач утыртылган. Шул авылда яшәүче Анатолий Танасев көз көне агач утырту эшләрен дәвам итәчәген әйтте. Анатолий Танасев — авылда өрәңгеләрне кисеп алу эшенә беренчеләрдән булып тотынган кеше. Ул физкультура укытучысы булган, хәзерге вакытта лаеклы ялда, бу эшкә волонтер булып килгән.
Без башта авыл халкы белән, җыен ясап, кайсы җирләрне чистартырга кирәклеген һәм кайсы көннәрне бергәләп җыештырачагыбызны сөйләштек. Әле монда матур эскәмияләр дә булачак, эш төгәлләнмәгән. Өрәңге баскан йортларны да авылдашлар бергә җыелышып җыештыралар, бер-берсенә ярдәм итәләр, бер-берсеннән үрнәк алалар, — диде Регина Романова.
Ошторма-Юмья авыл җирлегендә Америка өрәңгесен бетерү буенча халык бик тырышып эш алып барганы күренде. Бөтен җиргә дә яңа агачлар утыртылган, өрәңге урыннарын кечкенә генә миләшләр һәм чыршылар алган.
Шулай ук Регина Романова барысы да авыл җирлеге халкы һәм «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте ярдәме белән эшләнгәнен әйтте. Әлеге эшләрне башкару өчен грант белән бирелгән трактор өчен республика президентына һәм район башлыгына рәхмәтләрен белдерде.
Кукмарада менә шулай итеп тырыша-тырыша Америка өрәңгесенә каршы көрәшәләр. Уңай нәтиҗәләре дә күзгә күренеп тора.
Галерея: Кукмарада америка өрәңгесенә каршы көрәш турында репортаж
Галерея: Кукмара районының удмурт авылларыннан репортаж