news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кукмара районында җиде сыер тереләй янып үлгән

Янгын сүндерешергә биредәге «Уңыш» һәм «Игенче» янгын сүндерү командалары да килгән.

news_top
Кукмара районында җиде сыер тереләй янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Узган төндә Татарстанның Кукмара районындагы Яңа Сәрдек авылында җиде сыер янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төнге икеләр тирәсендә шәхси сыер фермасында янгын чыгу турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Урынга биредәге «Уңыш» һәм «Игенче» янгын сүндерү командалары, «Кошкино» посты янгын сүндерүчеләре килә.

Янгынны ярты сәгать чамасы вакыт эчендә сүндереп бетерәләр. Ул 144 кв. метр мәйданда була.

Фаҗига вакытында җиде сыер янып үлә. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар