Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара районында фаҗига: йорт һәм сарайлар янып беткән

Кукмара районы Каенсар авылында яшәүче Заһид Сәләхов янгын аркасында йорт-җирсез калган. Янгында зыян күрүчеләр юк.

news_top_970_100
Кукмара районында фаҗига: йорт һәм сарайлар янып беткән
http://kukmor-rt.ru

21 декабрь көнне көндезге сәгать 12ләр тирәсендә Кукмара районы Каенсар авылында янгын чыга. «Ул йортта пенсиягә чыккан бер ир-ат тора иде. Кунаклар килгән аңа, балалар ут белән уйнаган, диләр. Әлегә төгәл белмибез нәрсә булганын. Янгын башта янкормада — котельная бүлмәсендә чыккан дип фаразлыйлар. Хәзер тикшерү бара», — диде Каенсар авылы җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов.

Заһид Сәләховның шул ук авылда яшәүче апасы Фәния ханымга шалтыраттык. «Дүрт балалы хатын белән торды энем. 45 яшьлек Наташа бер җирдә дә эшләми иде. Энем эчә. Нәрсәгә кирәк булды ул аңа? „Дүрт балаң бар, балаларыңны тәрбиялә“, — дидем. Сүгенеп, миңа нәрсәләр генә әйтеп бетермәделәр», — дип елый-елый сөйли башлады ул.

Фәния апаның энесе үзе генә торган, өйләнмәгән булган. Бер-ике ел элек Каенсар авылына 4 баласы белән Наташа күченеп килә. Шуннан соң ул Фәния апаның энесе Заһид белән кавыша.

«Энем үзе генә тора иде. Шул хатын ияләште аннары. Әллә ничә җирдән шулай янгыннан соң күченеп киткәннәр инде алар. Ана капиталына бер әбинең йортын алдылар. Наташаның анасы Балтачтан килгән, анысының да торыр җире юк. Бу хатын — Наташа үзе эчми, анасы — әби сала менә.

Мин күпме тырыштым, сөйләшеп тә, әйтеп тә карадым, булмады. Нәрсәгә аңа үзеннән 15 яшькә олы, исерек ир? Башта энемнең акчасына эчәләр. Бер тиенен дә калдырмыйлар. Акчасы беткәч, күрше урамдагы өйләренә кайтып китәләр. Аннары энемне мин ашатып йөрим инде.

Янгын чыккан вакытта энем белән теге хатын чишмәдә кер чайкый торган булганнар. Наташаның әнисе — әби 4 яшьлек оныгы белән өйдә калган. Әби плитәдә әйбер пешереп ята торган булган, иптәшем менеп төшкән иде. Ул бала ут белән уйнаудан гына шундый көчле янгын килеп чыга аламы икән, белмим инде. Шулай тиз янарга тиеш түгел ул. Әллә әби газ белән саксыз булдымы дип тә уйлап куям. Әби аек булган ул вакытта. Берәүне дә гаепләп булмый, энем үзе генә гаепле.

Энем чишмәдән кайткач янгынны күреп, баланы күтәреп алып чыккан. Өйдән башка бернәрсә дә алып чыга алмаганнар, документлары да юк.

Бер өйдән бер өйгә тик йөрделәр — дөнья рәхәтендә яшәделәр. Рәхәт бит, бер җирдә дә эшләмиләр. 9 сыйныфны тәмамлаган малае беркайда укымый да, эшләми дә. Балаларның икесе мәктәптә укый, ахры. Кечкенәсе — 4 яшьлек кызы өйдә, балалар бакчасына йөрми. Өй түбәсеннән йөриләр иде бит ул балалар. Ул кыз өйнең уртадагы тәрәзәсен ватып, бер яктан бер якка йөрде, телевизорларны ватып бетерде. Балаларын да карамады, эшләмәде дә ул хатын. Ул дөньяда нинди кабәхәт сүз бар, шуны әйтеп сүгенә, кечкенә кызы да шулай ук. Наташа балаларга бернинди тәрбия күрсәтми. Бераз шуның балаларын алып торсыннар иде», — дип ачына Фәния апа.

Заһид Сәләховның сарайлары белән йорты янып беткән. Хәзерге вакытта ул Наташа белән тора икән. «Кертмим мин аны, әнә шул хатынга менеп торсын. Күршеләр янудан бик курыккан идем, кеше күзенә ничек күренербез дип. Аллаһка шөкер, ут тимәде аларга. Янгын сүндерүчеләр вакытында килделәр. Кешеләр дә бик ярдәмчел бездә, — ди Фәния апа.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100