Кукмара районында бер егеткә селәүсен ташланган дигән хәбәр таралды
Ватсап төркемендә хәбәр итүләренчә, егет ерткычтан качып котыла алган.
Кукмара районы Лельвиж авылында селәүсен (урман мәчесе — рысь) үтергәннәр дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралды.
Ватсапта таралган хәбәр буенча, селәүсен кич клубтан кайтканда бер егеткә ташланган. Егет өенә кайтып җиткән булган. Ул соңыннан: «Ярый әле куртка калын булды, күсәк белән бәреп, йөгереп кереп китә алдым. Кеше сикерде дип уйладым», — дип сөйләгән.
Авыл башлыгы килгәндә селәүсен инде үлгән булган. Ул бик ябык булган, муен тирәсендә пулядан калган яра тапканнар. Аучылар яралаганнан соң качып киткән яралы селәүсен булган дип фаразлыйлар.