Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара районында 21 яшьлек егет әбисен вәхшиләрчә үтергән, абыйсына, күршеләренә пычак белән ташланган дип шикләнәләр

Кукмара районында 21 яшьлек егет әбисен вәхшиләрчә үтергән, абыйсына, күршеләренә пычак белән ташланган дип шикләнәләр

news_top_970_100
Кукмара районында 21 яшьлек егет әбисен вәхшиләрчә үтергән, абыйсына, күршеләренә пычак белән ташланган дип шикләнәләр

Татарстанда 21 яшьлек егет 89 яшьлек әбисен вәхшиләрчә үтергән, абыйсына һәм күршеләренә һөҗүм иткән дип шикләнәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«23 мартта Кукмара районының Олыяз авылындагы йортларның берсендә 89 яшьлек хатын мәете табыла. Аның күкрәк читлегенә күп тапкыр пычак белән кадаганнар, Җинаятьтә шикләнеп әбинең 21 яшьлек оныгы тоткарланды. Ул сорауларга җавап бирүдән баш тартты», — диелгән бу хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче егетнең 23 яшьлек абыйсы сүзләренчә, үтерү булган көнне кичке якта энесе аңа пычак белән ташланган, янап кычкырган. Бу ир-ат өйдән чыгып качып өлгергән. Ул ярдәм сораган, полиция чакырган. Шушы вакытта 21 яшьлек егет өйдә әбисен үтергән булуы ихтимал. Шуннан соң ул күршедә яшәүче ир белән хатын янына кергән. Аларга ташланган, күрше ирен пычак белән яралаган. Каршылык күрсәткәч, җинаятьче үз өенә киткән һәм аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тоткарланган ир-атка карата судмедэкспертиза һәм сак астына алу турында сорау хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100