Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара районы егете Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган

22 яшьлек Илнур Гайфетдинов, килешү нигезендә, медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән.

news_top_970_100
Кукмара районы егете Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган
http://kukmor-rt.ru

Кукмара районында туган Илнур Гайфетдинов Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Район хәрби комиссары Альберт Гомәров һәлак булган рядовойның гаиләсенә барган. Бу турыда Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасында Эльвира Иванова яза.

«Кукмара районында туган 22 яшьлек Илнур Гайфетдиновның гомере Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында өзелгән. Илнур Гайфетдинов килешү нигезендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән», диелә бу хәбәрдә.

Район хәрби комиссары Альберт Гомәров һәлак булган рядовойның гаиләсендә булды һәм оборона министры исеменнән аның гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100