Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара районы Туембаш авылында янгын: «Еллар буе бөртекләп җыйган өебез көлгә әйләнде»

Кукмара районы Туембаш авылында яшәүче Нигъмәтҗановларның хуҗалыклары тулысынча янып беткән. Гаиләнең йорты гына түгел, абзарларындагы терлекләре дә янган. Әлеге фаҗига турында гаилә башлыгы «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Кукмара районы Туембаш авылында янгын: «Еллар буе бөртекләп җыйган өебез көлгә әйләнде»
Айрат Нигъмәтҗановның шәхси архивыннан

Узган шимбә көне Кукмара районы Туембаш авылында зур янгын чыгып, Нигъмәтҗановлар гаиләсе бернәрсәсез урамда кала. Өй, каралты-куралары, мунча – барысы да бер мизгелдә янып, кара көлгә әйләнә. Иртә гадәттәгечә башлана: гаилә башлыгы Айрат эшкә чыгып китә.

Мин район үзәгенә имтиханда дежур торырга дип чыгып киттем. Ике балабыз укуда иде. Әти, хатыным кечкенә бала белән өйдә иде. Сәгать 11:22 вакытта, хатыным шалтыратып, өйдән чыгуын хәбәр итте. Кечкенәсен үзе белән алган. Ярый әле ул вакытта телефон кулланырга ярый иде. Берзаман авыл группасына: «Хәкимҗан абыйлар яна!. Янгын сүндерүчеләргә шалтыратыгыз!» – дигән хәбәр килеп төште. Бу вакытта сәгать 12 тулып кына узган иде. Мин өйгә чаптым.

Мин кайтып җиткәндә, бөтен җирдә ут, янып бетә язган иде инде, – диде Айрат.

Фото: © Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару хезмәте /kukmor-rt.ru

Янгынны күршеләре күреп ала. Ул вакытта Айратның әтисе Хәкимҗан абый өйдә була. Ут бөтен дөньяны бик тиз камап ала, өйдән берни дә алып чыгып өлгермиләр.

Әти исән-сау, Аллага шөкер. Күптән түгел генә аягына операция булган иде аның, әкренләп йөри инде ул үзе. Ул берни эшли алмаган инде, мескен. Документларын да алып чыга алмаган. Сүндерәм дип, су да сибеп маташкан. Күршеләр аның үзен дә өстерәп алып чыкканнар. Алар йөгереп кереп коткарып калганнар.

Безнең авылда халык бик ярдәмчел. Алар бездә 2 көн эшләделәр инде. Башта янгын сүндерергә булыштылар. Кичә менә бөтен янгыннан калган өемнәрне чистарттык, чыгардык. Безгә килгән янгын сүндерүчеләр дә халыкның шундый бердәм, ярдәмчел икәненә аптырап карап тордылар. Ярдәмнәрен гел тоеп яшибез. Авылыбыз кешеләре бик булыша, – ди ул, үзенең чиксез рәхмәтен белдереп.

Хәзерге вакытта гаилә Хәкимҗан абыйның сеңлесендә тора. Айрат мәктәптә физик тәрбия укыта, ә тормыш иптәше Эльвира балалар бәйрәмнәре үткәрә, аниматор булып эшли. Айрат хәзер янган документларны торгызу буенча йөри.

Әле менә туганнарга төшеп урнаштык. Әтинең сеңелкәше шушы авылда тора. Әлегә аларда торабыз. Балаларны укырга җибәрдек. Кечкенәсе өйдә. Хәзер документларыбыз артыннан йөрибез. Йорт әти исемендә иде. Өебез иминиятләштерелгән иде дә, хәзер, аны эшләү өчен, әтинең паспортын сорыйлар, ә ул янды. Аларны яңадан эшләтергә кирәк. Хәзер менә шуның артыннан чыгып китәм дип тора идем, – диде ул, ашыгып.

Фото: © Айрат Нигъмәтҗановның шәхси архивыннан

«Улым шифоньер өстенә куйган телефонын сорый»

Эльвира һәм Айрат Нигъмәтҗановлар 3 бала үстерәләр. Олы кызлары 5нче класста укый, кечкенәләренә 3 яшь, уртанчысы – уллары – 2нче сыйныф укучысы. Әти белән әни йортлары янганны башта балаларга әйтмәгәннәр.

Балаларга да кыен. Беренче көнне аларга күрсәтмәскә тырыштык, әйтмәгән дә идек. Алар бит хәзер заманча. Интернеттан күреп аңладылар инде. Кызым шунда ук миңа шалтыратып: «Әти, минем караватым астында лагерьга дип җыйган акчам бар иде, шуны кереп алырсың әле», – ди. Улым шифоньер өстендәге телефонын алып төшәргә сорый, – дип сөйләде әтиләре балалар өзгәләнүен.

Янгын сүндерүчеләр фикеренчә, ут электр чыбыкларыннан чыккан булырга тиеш.

Бу фаҗигадә гаиләнең терлекләре дә янып үлгән.

Янгын сүндерү хезмәткәре 2 көн буе йөрде. Ут мунчага китә торган җирдән чыккандыр, дип нәтиҗә ясады. Кешеләр дә, шул өске яктан яна башлаган, диләр. Анда иске мунча бар иде, ут шул яктан чыккан, дип аңлаттылар.

Без бит мал тотабыз, каралты-кураның өске ягында – печән. Шунлыктан ут бик тиз барган. 6 сарык, 1 үгез бар иде. Алар да янып үлделәр. Арткы яктан күрше шул үгезне ачып чыгарырга дип менгән, тик ул як бикле иде. Ул аны каерган, каерган, тик кереп җитә алмаган. Ут бик тиз таралган бит.

Күршеләрне саклап калдылар инде. Янгын сүндерүчеләр бик тырышты. Алар һәм авыл халкы булмаган булса, каршы яктагы күршеләрне саклап та кала алмаган булыр идек. Ут шул хәтле көчле булды, сайдинглары эреп төште. Пластик тәрәзәнең тыштагы беренче каты эрегән. Эчтәге катына зыян булмаган, диделәр. Үзләренә кереп сөйләштем, ут өйләренә кермәгән. Менә уйлап карагыз инде, бу юл аркылы үтеп, каршы як күршенеке шундый хәлгә килде.

Ян-яктагыларыныкы да бераз көйде, каралып тора инде. Икесенең дә сарайлары шулай булды. Алланың рәхмәте, җил борылган булып чыкты. Алай булмаган булса, рәттән төшеп китә инде, – ди ул.

Эльвира өчен дә бу шимбә иртәсе гадәттәгечә башлана. Әни кеше өйдә ашарга пешерә, соңыннан мәктәпкә балаларын алырга китә.

Кечкенәсен өйдә бабасы белән калдырсам да, монысында әти күренмәгәч, үзем белән алып чыгып киттем. Берәр сәгатьләрдән ирем: «Син кая? Өйдә янгын!» – дип шалтыратты. Балаларны әтинең сеңлесенә калдырдым да, өйгә чаптым. Мин килгәндә өй дөрли иде. Бик куркыныч икән ул. Аны карап торулары бигрәк авыр: син ничәмә-ничә еллар буе бөртекләп җыйган йортың күз каршыңда көлгә әйләнә. Быел гына ишегалдын тәртипкә китердек, брусчатка җәйдек. Җәй буена ишегалдында балалар тавышы тынмады: футбол уйнадылар, батутта сикерделәр, велосипедта йөрделәр.

Мунчабыз, гараж, сарайлар, җәйге кухня, өй – барысы да янды. Документларыбыз, минем озак еллар буена тулыландырып барган хезмәтем: 35 костюм, бәйрәмнәр үткәрергә кирәк булган башка төр реквизитларым... Бер әйбер калмады... Барысы да кара күмергә әйләнде...

Без хәзер өебезгә кайтып, өстәл артына утырып ашый алмыйбыз, балалар үзләре ияләнгән урыннарында дәрес хәзерли алмый, аларны йокларга да үз караватларына салып булмый. Элек болар булган урында хәзер – буш җир...

Без еш кына хәйрия чаралары да үткәрә идек. Декабрьдә Сосновский балалар йортына барырга тиеш идек. Безнең гаиләгә дә акча җыю турында мәгълүмат таралыр дип уйламаган идем, – дип яза Эльвира интернет битләрендә.

«Йортыбыз булган урын хәзер буш»

Айрат хәзер документлар артыннан йөри. Ишле гаиләсен өйле итү турында да уйлана гаилә башлыгы.

Әле утырып сөйләшкән дә юк. Я берсе, я икенчесе артыннан чабабыз. Җирлек башлыгы да «булышабыз» дип тора. Кукмарадагы бер оешма да шалтыратты, документ әзерләп килергә куштылар. Хәзер иң беренче чиратта документларны торгызырга кирәк. Төзелешне башламыйча булмый инде. Суыкта да эшлиләр, дип тынычландыралар инде, – ди ул.

Фото: © Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару хезмәте /kukmor-rt.ru

Нигъмәтҗановлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 2202 2032 7382 0474 Сбербанк картасы номеры (Нигматянов Хакимян Габдельбарович). Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89586255585

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100