news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасыннан кайтты

news_top
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасыннан кайтты
Фото: © kukmor-rt.ru

Татарстанның Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк төялгән автомобильләрне шәхсән үзе озата барган. Бу хакта район башлыгы ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итте.

Сергей Димитриев Кукмара районы хәрбиләре белән очрашкан. Аларга төзелеш материаллары, кием-салым, медикаментлар, азык-төлек, шешәләргә салынган су, шәхси гигиена чаралары, генераторлар, буржуйка миче һәм ГАЗ-66 автомобиле базасында җиһазландырылган автомунча тапшырган.

Йөкне җыюда район хакимияте, эшмәкәрләр, ир-егетләрнең туганнары һәм район халкы ярдәм итте, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

«Бөтен илебез безнең илебезне яклаучы хәрбиләребезгә теләктәшлек күрсәтә. Әлбәттә, Кукмара районы да читтә кала алмады. Без һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Егетләргә нәрсә кирәк булуын белешеп торабыз. Бүген менә тәгәрмәчле дүртенче мунча алып килдек. Ул монда бик кирәк, дисез. Киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез», – диде Сергей Димитриев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар