Кукмара прокуроры Ришат Шакиров: "Гади халыкны кешегә санамаган түрәләрне аңламыйм"
Кукмара прокуроры Ришат Шакиров: "Гади халыкны кешегә санамаган түрәләрне аңламыйм"
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров инстаграмында аллегорияле пост язган. Футбол тубы тотып төшкән фотосы астында ул "отфутболивание" күренешен фаш иткән.
P.S. Җәзасызлык бары тик вакытлыча гына була!" - дип язган прокурор.
"Футбол - мөһим булмаган эшләрнең иң мөһиме. Кайбер түрәләр "отфутболивание" белән шөгыльләнгәндә, ул чыннан да мөһим булмаган эш булып кала. Кешеләрне кабул итмиләр, мөрәҗәгатьләрне карамыйлар. Бөтен нәрсәне, "ярамаган тагын" дигән принцип белән, үзләренә буйсынучыларга төшереп җибәрәләр. Әгәр алар, күп көч түкмәгән хәлдә дә, үз эшләрен гадел эшләсәләр, гражданнарга күпме файда китерерләр иде. Юк шул, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү "хуҗалар" эше түгел, күрәсең. Алар барысы да гадел җәза алды... кемдер җинаять җаваплылыгына тартылды.
- Ришат Шакиров - Татарстанда иң актив прокурорларның берсе. Аның эшчәнлеге матбугат чараларында еш яктыртылып барыла. Ул Апас районы прокуратурасы бинасы каршына Петр Беренчегә һәйкәл урнаштырды, чит илләрдән кертелгән азык төлек тыелгач, законсыз сатылган 3 венгр казын сатудан алдырып, юкка чыгаруга иреште, аның таләбе буенча АКШта җитештерелгән тавык итен сатучы 1, өлкәннәр өчен контент тәкъдим итүче 136, шартлаткычлар әзерләргә өйрәтүче 19 сайт ябылды. Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнгәч, ул прокуратура турындагы мәгълүматны дүрт телдә - татар, рус, удмурт, мари телләрендә тәкъдим итә башлады һәм бина каршына Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры Павел Ягужинскийга бюст куйдырды, Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсы уздырды.