Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара прокуроры җитәкчеләрнең нинди булырга тиешлеген аңлаткан

Кукмара прокуроры җитәкчеләрнең нинди булырга тиешлеген аңлаткан

news_top_970_100
Кукмара прокуроры җитәкчеләрнең нинди булырга тиешлеген аңлаткан
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров халыкка хезмәт итмәгән җитәкчеләрне инстаграмында шелтәләп алган. 

"Биеклектә торучылар ул башка кешеләр хисабына күтәрелә алган кешеләр түгел, ә башка кешеләргә кулын бирә алганнар. Әгәр ул җитәкче, танышлары һәм акчасы бар икән, үзен биеклектә дип саный. Ярдәм итү мөмкинлеге булса да, бармакка бармагын сукмый. Хакимияткә ия булган һәр кеше - халык хезмәтчесе!" -  дип язган прокурор.


Ришат Шакиров - Татарстанда иң актив прокурорларның берсе.Аның эшчәнлеге матбугат чараларында еш яктыртылып барыла. Ул Апас районы прокуратурасы бинасы каршына Петр Беренчегә һәйкәл урнаштырды, чит илләрдән кертелгән азык төлек тыелгач, законсыз сатылган 3 венгр казын сатудан алдырып, юкка чыгаруга иреште, аның таләбе буенча АКШта җитештерелгән тавык итен сатучы 1, өлкәннәр өчен контент тәкъдим итүче 136, шартлаткычлар әзерләргә өйрәтүче 19 сайт ябылды. Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнгәч, ул прокуратура турындагы мәгълүматны дүрт телдә - татар, рус, удмурт, мари телләрендә тәкъдим итә башлады һәм бина каршына Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры Павел Ягужинскийга бюст куйдырды, Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсы уздырды.

Не те на высоте, кто поднимается за счёт других людей, а те на высоте, кто умеет подавать другим руку. Достигнув успеха в чем-либо, считаем себя гением. Высота определяется социальным положением в обществе. Если ты руководитель, есть «связи» и деньги - на высоте. Если есть возможность помочь гражданам, палец об палец не стукнем для этого. Пренебрежительное общение - в порядке вещей. Ну что за бред?! Любой, обладающий малейшей властью - слуга народа! P.S. Надеюсь, в первый день весны мы все пересмотрим свои взгляды о реальной высоте... Биеклектә торучылар ул башка кешеләр хисабына күтәрелә алган кешеләр түгел, ә башка кешеләргә кулын бирә алганнар. Әгәр ул җитәкче, танышлары һәм акчасы бар икән, үзен биеклектә дип саный. Ярдәм итү мөмкинлеге булсада, бармакка бармагын сукмый. Хакимияткә ия булган һәр кеше - халык хезмәтчесе! P.S. Язның беренче көнендә без барыбыз да чын биеклек турында үз карашларыбызны яңадан карарбыз дип ышанам... #прокуратура #прокурорскаявысота #первыйденьвесны #Кукмор #прокуратуракукморскогорайона

Публикация от Ришат Наилевич Шакиров (@kukmor_prokuror)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100