Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара прокуроры: Ачык ишекләр көне урынына ачык күңелләр көне үткәрсәгез иде

Кукмара прокуроры: Ачык ишекләр көне урынына ачык күңелләр көне үткәрсәгез иде

news_top_970_100
Кукмара прокуроры: Ачык ишекләр көне урынына ачык күңелләр көне үткәрсәгез иде
Кукмара прокуроры Ришат Шакиров инстаграмында чираттагы фәлсәфи постын куйган.

"Ышаныч - бөер кебек ул. Бер тапкыр сугып имгәтсәләр, бетте, "трындец" дигән сүз. Шушы көннәрдә берничә язмага игътибар иттем: баксаң, гражданнарның дәүләт органнарына ышанычы әлләни югары түгел икән. Каян килсен инде ул, кешеләргә ачыклык җитми бит! 

Кайберәүләр халык белән аралашканда: "Күңелеңне яп, чөнки ул каешсыз ыштан белән бер, ул гадәткә кермәгән", дип уйлый ахрысы дигән фикер туа. Җәмәгать! Ачыклык җитмәү ышанычсызлык һәм якланмаганлыкка китерә. Ачык һәм ихлас булу гына гражданнарның ышанычын кайтарырга булышачак. Берәр тапкын ачык ишекләр көне урынына ачык күңелләр көне үткәрсәгез иде", - дип язган Ришат Шакиров. 

Прокурорның бу сүзләрен аның инстадашлары хуплый. Аңа комментарийлар калдыручылар арасында: "Сүзләрегез хак! Берәр тапкыр ил өчен коррупция зыяны турында да языгыз әле", - дип сораучы да бар. 

  • Ришат Шакиров - Татарстанда иң актив прокурорларның берсе. Аның эшчәнлеге матбугат чараларында еш яктыртылып барыла. Ул Апас районы прокуратурасы бинасы каршына Петр Беренчегә һәйкәл урнаштырды, чит илләрдән кертелгән азык төлек тыелгач, законсыз сатылган 3 венгр казын сатудан алдырып, юкка чыгаруга иреште, аның таләбе буенча АКШта җитештерелгән тавык итен сатучы 1, өлкәннәр өчен контент тәкъдим итүче 136, шартлаткычлар әзерләргә өйрәтүче 19 сайт ябылды. Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнгәч, ул прокуратура турындагы мәгълүматны дүрт телдә - татар, рус, удмурт, мари телләрендә тәкъдим итә башлады һәм бина каршына Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры Павел Ягужинскийга бюст куйдырды, Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсы уздырды.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Доверие - как почки... Один раз отобьют. И все - трындец)) На днях обратил внимание на ряд публикаций, что доверие граждан к государственным органам не столь высокое. Откуда оно возьмётся, если людям не хватает их открытости? Складывается ощущение, что многие деятели при общении с народом так и говорят себе: «Застегни свою душу, здесь это не принято, как расстегнутые брюки». Господа! Отсутствие открытости приводит к недоверию и появлению чувства незащищенности. Только искренность и открытость восстановит (сохранит) доверие граждан! И ещё, хоть бы раз вместо дня открытых дверей провели день открытых душ... #доверие #спасибозадоверие #довериеэтоважно #генеральнаяпрокуратура #прокурорскаявысота #кукмор #прокуратуракукморскогорайона #прокуратура

Публикация от Ришат Шакиров (@rishat__shakirov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100