Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара прокуроры: 50 граммнан да авыррак күтәрмәгән ир-атлар үзләрен ничек Ватанны саклаучы дип атый икән?

Кукмара прокуроры: 50 граммнан да авыррак күтәрмәгән ир-атлар үзләрен ничек Ватанны саклаучы дип атый икән?

news_top_970_100
Кукмара прокуроры: 50 граммнан да авыррак күтәрмәгән ир-атлар үзләрен ничек Ватанны саклаучы дип атый икән?
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров инстаграмында Ватанны саклаучыларны котлап пост урнаштырган. Тик ул "чын ир-атларны" гына котлавын әйткән.

"Ватанны саклаучыларны хөрмәт ит, алар гомерләрен синең өчен бирделәр һәм бирәчәкләр. Шунысы кызык, бүгенге көндә 50 граммнан да авыррак күтәрмәгән һәм көчсезләрне якламаган ир-атлар үзләрен Ватанны саклаучы дип ничек атый икән? Кайбер әтиләр балаларын карамыйлар, хәтта кыйныйлар да.

Барлык чын ир-атларны бәйрәм белән, ә калганнарын яхшы һава торышы белән", - дип язган прокурор.

  • Ришат Шакиров - Татарстанда иң актив прокурорларның берсе. Аның эшчәнлеге матбугат чараларында еш яктыртылып барыла. Ул Апас районы прокуратурасы бинасы каршына Петр Беренчегә һәйкәл урнаштырды, чит илләрдән кертелгән азык төлек тыелгач, законсыз сатылган 3 венгр казын сатудан алдырып, юкка чыгаруга иреште, аның таләбе буенча АКШта җитештерелгән тавык итен сатучы 1, өлкәннәр өчен контент тәкъдим итүче 136, шартлаткычлар әзерләргә өйрәтүче 19 сайт ябылды. Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнгәч, ул прокуратура турындагы мәгълүматны дүрт телдә - татар, рус, удмурт, мари телләрендә тәкъдим итә башлады һәм бина каршына Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры Павел Ягужинскийга бюст куйдырды, Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсы уздырды.

Уважай защитников своих, они всю жизнь свою отдали и отдадут за тебя! Именно такое впечатление сложилось у меня во время встречи с воинами-афганцами. Не только Защитники Отечества, но и герои! Интересно, какое отношению к дню Защитника Отечества имеют особи мужского пола, которые не только в армии не служили, но и ничего тяжелее 50 грамм в жизни не поднимали, не говоря уж о том, чтобы кого-то защищать. Настоящий Защитник Отечества - это тот, кто защищал и защищает свою Родину, детей и родителей, женщин, более слабых... Нередко отец не содержит, а порой бьет своих детей. Повзрослевший сын отказывается помогать вырастившим родителям. И они считают этот день своим праздником?! Всех настоящих мужчин с праздником, а остальных с хорошей погодой! Саклаучыларны хөрмәт ит, алар гомерләрен синең өчен бирделәр һәм бирәчәкләр. Шунысы кызык, бүгенге көндә 50 граммнан да авыррак күтәрмәгән һәм көчсезләрне якламаган ир-атлар үзләрен ничек Ватанны саклаучы дип атый икән? Кайбер әтиләр балаларын карамыйлар, һәттә кыйныйлар да. Барлык чын ир-атларны бәйрәм белән, ә калганнарын яхшы һава торышы белән! #деньзащитникаотечества #23февраля #настоящиемужчины #прокурорскаявысота #Кукмор #прокуратура #прокуратуракукморскогорайона

Публикация от Ришат Наилевич Шакиров (@kukmor_prokuror)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100