Кукмара газетасы хезмәткәренең һәрнәрсәгә күзе тия: «Әтинең әтисе ягыннан килә бу»
«Хезмәт даны» газетасында эшләүче реклама буенча менеджерның үзенчәлекле сыйфаты бар.
Хезмәттәшем Светлананың күзе «каты». Ничә тапкыр сынаганым бар, өстеңә карап берәр комплимент-мазар әйтсә, (үзенә «кәҗә тоягы» күрсәтергә нәкъ шул вакытта онытыла) күр дә тор, икенче көнне үк синең белән бер-бер хәл булмый калмый. Кап-кара зур күзләренең шундый көчкә ия икәнен Светлана үзе дә белә.
«Элегрәк мине авылдашлар, туганнар кечкенә бәбәйләр янына якын да китертмиләр иде. Хәзер генә оныттылар, ахрысы, — дип елмаеп утыра ул әнә бүлмәбездә. — Мин гаепле түгел бит инде, әтинең әтисе ягыннан килә бу. Ул: „Агачка сокланып карасам — агач корый“, — дип әйтә торган булган. Үзем дә беләм инде кешегә карап әйтергә ярамаганны. Берсендә күрше оешмаларның берсендә эшләүче Әлфинур апа өр-яңа күлмәк киеп килде. „Ай-яй, матур күлмәк кигәнсең икән“, — дидем. Чыннан да, күз төшәрлек күлмәк иде ул. Төшке аштан соң Әлфинур апа, бүлмәбезгә кереп, дулап чыгып китте. Баксаң, өенә кайтып барганда күлмәгенең киң итәге җилфердәп китә дә чирәм ашап торучы бер кәҗәнең мөгезенә эләгә. Нәтиҗәдә күлмәк ертыла. Әни исән чакта мунчада юынганда да тазарып киткәнсең икән, дигән идем. Шуннан соң әни авырды, ябыкты».
Быелның гыйнвар аенда редакциядә тыныч кына эшләп йөрим, кәеф күтәренке, авыз ерык. Светлана: «Үзгәрдең әле син, очынып кына йөрисең. Теге җирем авырта, бу җирем дип әйтә торган идең, кан басымың да уйнамый, ахрысы?! Волейболга йөрү галәмәтедер инде», — диде. Икенче көнне эшкә селкенгән баш мие, шешкән борын, кара янган күз төбе белән килдем. Чөнки шул ук кичне «Ялкын» спорт залында волейбол уйнаганда бер ир-ат ике күз арама терсәге белән ялгыш бәргән иде. «Ашыгыч ярдәмгә» үк барырга туры килде.
Бер мин генә түгел, башка хезмәттәшләрем дә реклама буенча менеджер Светлананың күзенең «катылыгын» үзләрендә сизгәннәре бар. Әйтик, аның белән бер бүлмәдә эшләүче Алсу да матур сүзләреннән «эри» икән.
«Әз-мәз үземне карап, бизәнеп килсәм, Светлана: «О-о, нинди «шикарная җенщина», — дип әйтсә, икенче көнне үк «бетәшәм», — ди ул.
Икенче бер Алсуыбызның матур босоножкиларына Светлананың көннәрдән беркөнне күзе төшә. «Ай-яй, „военкомат“ тауларыннан ничек йөрисең син моның белән, ничек өзелми?» — дип. «И-и, туфлиең матур булган, дип әйткән иде, ике тапкыр гына кигән туфлиемнең үкчәсе сынып чыкты. Кышкы итегең матур, дигәч, ертылды. Сәбәпләрен аннан гына күрәм, әллә юри әйтә, әллә чын», — ди ул да, елмаеп.
Кичә генә кайтыр юлга чыккач, алар бүлмәсенә сугылдым. «-Лилия, тазарып киткәнсеңме соң, нәфисләнгәнсең, сиңа болай килешә икән», — ди Светлана компьютерын сүндергән арада. Әмма кәҗә тоягы күрсәтергә дә, ул вакытта әйтергә тиешле сүзләрне әйтергә дә соң иде инде. Икенче көнне йокыдан торуга битем гомер булмаганча, аллергия булган кебек кызарып тора. Төшке ашка кайткач, тормыш иптәшем Айнур да бу турыда кызыксынды. Әмма бар бәлане Светланага сылтап калдырганга гына исе китмәде. «Үзеңне бел инде, велосипед кадәр велосипедны икегә аерган кеше бит син», — дип кенә куйды.
Әлбәттә, алда санап үткән хәлләр бәлки очраклылык кынадыр. Светлана Афанасьевада, безнең аны яратып, үз итеп сөйләгәнебезгә үпкәләми, билгеле.
… Бер караганда, әллә чынлап та күз тию бар инде ул. Кара әле, бу арада өйдә тыныч бит әле, Айнур белән дә әйткәләшкән юк дип уйлауга, шунда юк-бардан да тавыш чыга. Авыртканым юк диюгә сәламәтлек какшый. Кыскасы, әЙтү түгел, уйларга да ярамый. Күршедәге Мәдинә апа әйтмешли, уйларны да урлыйлар.