Егор Иванов 19 яшендә үк үз тормышын армия белән бәйләргә уйлый башлый. Башта тынычлык урнаштыручы гаскәрләрдә хезмәт итә, аннары махсус хәрби операциягә китә. Хезмәттәшләре аның турында «ул һәрвакыт беренче рәтләрдә иде, һәрвакыт сугышка ашыкты» дип сөйлиләр. Егорны, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләклиләр. «Татар-информ»га герой тарихын аның олы абыйсы сөйләде.
«Дусты аны бергәләп тынычлык урнаштыручы гаскәрләрдә хезмәт итәргә чакырган»
Ефрейтор Егор Иванов махсус билгеләнештәге отрядның штурм бүлегендә автоматчы булып хезмәт итә. Аңа кадәр гаиләдә хәрбиләр булмаган, ул бердәнбер хәрби. Аның әнисе авыл хуҗалыгында эшли, ә әтисе пенсиягә чыкканчы Мәскәүдә метро төзелешендә эшләгән. Хәзер алар Кукмарада яши, әтисенә 54 яшь, әнисенә – 51. «Татар-информ»га Егор турында аның олы абыйсы Максим сөйләргә алынды. Аларның әти-әнисенә мондый сөйләшүләр җиңел бирелми, шуңа күрә Максим моны үз өстенә алды.
«Егор Кукмара аграр көллиятендә укыдын. Икенче курста укыганда, дусты аны үзе белән бергә тынычлык урнаштыручы гаскәрләрдә (миротворческие силы) хезмәт итәргә чакыра. Ул ярты ел уйлады, әзерләнде, иртән йөгерә башлады, ә аннары Самарага китте. Анда контракт төзеде. Башта – армиядә хезмәт урынына 2 елга. Бу вакытта Әрмәнстанда конфликт иде, ул анда ярты елга командировкага җибәрелде», – дип сөйли Максим Иванов.
Хезмәте турында ул беркайчан да начар сөйләмәде, аңа хәрби эш ошый иде, дип фикер йөртә абыйсы.
2020 елның сентябрь ахырында аның контракты тәмамлана, һәм ул өенә кайта, әмма 2 айдан соң Казанда гаскәр частена урнаша. «Аңа хәрби тормышта нәрсә охшаганын белмим. Ул миңа хезмәт турында бик аз сөйли иде», – дип искә ала Максим.
«2 ай дәвамында аннан бернинди шалтырату да, хәбәр дә булмады»
Әле Махсус хәрби операция башланганчы ук, Егорны Белоруссиягә өйрәнүләргә җибәрәләр. Махсус операция башлануы турында 2022 елның 24 февралендә аның гаиләсе, барысы кебек үк, яңалыклардан телевизордан белә.
2 ай дәвамында аннан бернинди шалтырату да һәм хәбәр дә булмады. Әнисе аның бүлегенә даими шалтыратып, аның эшләрен белә иде. Аңа «исән» дип җавап бирделәр. Без аның чиктә булуын гына белә идек», – дип искә ала геройның абыйсы.
Егор беренче тапкыр апрельдә генә шалтырата, ә 25 июльдә ялга кайта.
«Ул кайткач, бик тыныч һәм, һәрвакыттагыча, үз-үзенә бикләнгән иде. Анда нәрсә булганы турында сөйләмәде. Әгәр мин берәр нәрсә сорасам, җавап бирүдән качарга тырышты», – дип искә ала Максим Иванов.
Егор балачакта да шпион кебек иде, аннан нәрсә турындадыр белү авыр иде, дип елмаеп искә ала аның турында олы абыйсы.
«Аңардан нәрсәдер белеп булмый иде. Ул һәрвакыт бик тыныч булды. Аның кечкенәдән үк искиткеч чыдамлыгы бар иде. Бервакыт ул югалды. Әби аны эзләп бөтен авылны урап үтте, ә ул бу вакыт дәвамында ишек артында торган. Аңа үзенең монда качып озак тора алырмы-юкмы икәне кызык булган», – дип көлә яшь кеше.
Егор балачактан ук спорт белән шөгыльләнә: бокс, дзюдо. 17 яшеннән ул армиягә барырга теләвен әйтә башлады, диде Максим.
«Мин энемнең махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, бер көн белән яшәвен, тормыштан ләззәт алуын күрдем. Ул дуслары белән еш очрашты. Мин ул вакытта тимер юлда эшли идем, һәм мине Түбән Новгородка укырга җибәрделәр. Ул минем белән китте. Без 3 көн бергә булдык, бергә вакытны бик яхшы үткәрдек. Аннары ул, туганнар белән күрешү өчен, Ижевскига китте. Шулай ук энем бик күп физик күнегүләр ясый иде, спорт белән шөгыльләнде, ул «фронт сызыгында физик әзерлекне күтәрү мөмкинлеге юк, ә анда бу – бик мөһим, сугышта күпкә җиңелрәк» дип әйтә иде», – ди Максим.
«Кире СВОга китте – дусларын ташлап китә алмавын әйтте»
11 сентябрьдә Егор кабат махсус хәрби операция зонасына китә. Дусларын калдыра алмавын әйтә. Ә 30ы көнне ул вафат булган. Соңгы тапкыр Егор туганнарына 25 сентябрьдә шалтырата, аннары абыйсына үзенең исән һәм сәламәт булуы турында смс җибәрә. Шуннан соң ул бүтән элемтәгә чыкмый. Бу вакытта каты сугышлар барган, Егор төркеменнән хәрбиләр чолганышта кала. Егорның хезмәттәшләре сөйләвенчә, атышу кинәт башланган. Алар окопта утырган, һәм кинәт кенә шартлау ишетелә. Бу «HIMARS» ракетасы була.
«Бу Купянск районында булды. Ул вакытта унга якын кеше яраланган, күпләр авыр яраланган. Егор – бердәнбер һәлак булучы», – дип искә ала хәрбинең абыйсы.
Фаҗига турында гаилә 4 октябрьдә генә белә. Егорның әти-әнисе янына хәрби комиссариат вәкиле, администрация хезмәткәрләре һәм «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре килә.
«Миңа бу хакта энемнең иптәше хәбәр итте. Ул миңа шалтыратты һәм Егорның инде юклыгын әйтте», – дип сөйли Максим.
9 октябрьдә геройның гәүдәсен туган ягы Кукмарага алып кайталар. Аның белән саубуллашырга шәһәрнең барлык халкы, дуслары һәм танышлары килгән. Геройның әти-әнисенә, уллары үлгәннән соң, «Батырлык» ордены тапшырыла. Шулай ук аларга крап беретын тапшыралар. Аны Егорның үзенә тапшырырга тиеш булалар, ләкин өлгермиләр.
«Энемнең үлеменнән соң, миңа Самарадагы хезмәттәшләре аның белән СВОда очрашканын сөйләделәр. Алар дроннардан качып, ышык урын эзләп, беренче очраган подвалга керәләр һәм аны таныйлар: «Сәлам, Егор!» – диләр. Энесенең хезмәттәшләре башта куркып кала, алар янына кемнәрнең кергәнен аңламыйлар. Ләкин Егор аларга аңлаткач, барысы да тынычланган. Мондый урында бер-берсен очрату бик гаҗәп инде. Бәлки, бу очраклы булмагандыр, һәм Егор аларны танымаса, барысы да башкача булыр иде, кем белә», дип фикер йөртә Егорның абыйсы.
«Мондый бәла белән шәхсән очрашкач, битараф калу кыен»
«Энем үлгәч, мин аның хезмәттәшләре белән элемтәдә тора башладым. Хәзер алар барысы да сугыш зонасында, әмма отпускка кайткач, гаиләбезгә һәрвакыт киләләр. Без әти-әниләребез белән алар өчен кием, бозылмый торган ризык, төрле кирәк-яраклар җыябыз, ярдәм итәргә тырышабыз. Кукмарада яшәүче һәм башка дусларыбыз белән бергә, энемнең хезмәттәшләре килгәч, СВОдагы хәрбиләргә ярдәм итү өчен акча җыябыз. Бу бәла белән шәхсән очрашкач, битараф калу кыен», – ди ул.
Кызганыч, Егор өйләнергә һәм әти-әнисен оныклар белән сөендерергә өлгермәде, дип өстәде Максим.
«Ул гел мөнәсәбәтләр төзергә аның вакыты юклыгын әйтә иде, аның, белгәнемчә, очрашып йөри торган кызы юк иде. Мин кемнән генә сорамадым, аның яраткан кызы бармы-юкмы икәнен беркем дә белми иде. Ул хезмәт тәмамланганнан соң гына гаилә корачагын әйтте. Күрәсең, барлык куркынычларны, кире кайтмаска мөмкинлеген аңлаган», – дип сөйли Максим.
«Анда курку юк иде, ул һәрвакыт сугышка ашыга иде»
Егор укыган мәктәптә истәлек тактасы элделәр. Аның хөрмәтенә Кукмарада хоккей турниры уздырылды.
Хәрбинең шәхси әйберләрен әти-әнисе саклый, аларның бер өлешен сугышчан дан почмагына Егор хезмәт иткән гаскәр частена тапшырырга планлаштыралар.
Егорның хезмәттәшләре аның куркуы булмавын, ул һәрвакыт сугышка ашыгуын, мөмкин булган һәр җирдә катнашырга тырышуын сөйлиләр. Башта ул артиллерист була, ә өйрәнүләр башлангач, штурмовикларга китә. Аның хезмәттәшләренең берсе Егорның аны «Вагнер»га чакырганын сөйли, дип искә ала геройның абыйсы.
Максим аңа энесенең янәшәдә булуы җитмәвен әйтә.
«Мин көн саен, ул кинәт кайтып керер, дип уйлыйм. Минем аның һәлак булуын кабул итәсем килми», – дип нәтиҗә ясады ул.
«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде