Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара егете Рафилнең кәләше: «Кайткач, тезләнеп, хатыны булырга тәкъдим ясарга теләгән»

Рафил Хәлимов, фронттан кайткач, сөйгәненә тәкъдим ясарга җыена, ләкин өлгерми кала... Үз төркеме белән штурмга барганда, чолганышка эләгә - снаряд ярчыклары, бронежилетны үтеп, геройның йөрәгенә кадала. Аның әнисе һәм кәләше «Татар-информ»га Рафил турында сөйләде.

news_top_970_100
Кукмара егете Рафилнең кәләше: «Кайткач, тезләнеп, хатыны булырга тәкъдим ясарга теләгән»

«Улларым яхшы кешеләр булсын өчен тырыштым»

Рафил Хәлимов 27 яшендә һәлак була – өйләнергә һәм әти-әнисен оныклар белән сөендерергә өлгерми кала. Ул үзен Донбасста тынычлык, туган иле һәм сугышчан иптәшләре өчен корбан итә, дип яза журналист.

Рафилне Татарстанның Кукмара районы Татар Тулбасы авылында җирләделәр. Бу – аның туган ягы, монда аның әти-әнисе Фирдәвес һәм Илмира яши. Казанда – энесе һәм хатыны булырга өлгермәгән кәләше.

Илмира Хәлимова гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән, ире – тракторчы. Ир белән хатын гомер буе җәмгыятькә файдалы хезмәт белән шөгыльләнә һәм улларын да кешеләргә файда китерерлек итеп тәрбияләргә тырыша. Мәктәптә укыганда ук олы уллары хәрби булырга хыялланган. Әти-әнисе бу уйдан кире кайтырга үгетләгән, әмма Рафил нык торган.

– Улларыбызны игелекле һәм ярдәмчел итеп тәрбияләргә тырыштым, аларга, беркемне дә рәнҗетергә ярамый, дип өйрәттем. Әтиләре белән чагыштырганда, мин кырысрак булганмындыр, мөгаен, чөнки мин – педагог. Мин аларның көчле, матур булуларын һәм һәрвакыт үз максатларына ирешүләрен теләдем. Мин, һәрвакыт һәр кеше үз максатларына ирешергә тиеш, дип әйттем. Бәлки, мин Рафилгә карата бик каты да булганмындыр. Ләкин мин улларымның яхшы кешеләр булуын теләдем, – дип уртаклашты ана.

«Ул беркайчан бернәрсә дә сөйләмәде: «Әни, сиңа моны белү кирәкме?» – дип әйтә иде»

Әни кеше әйтүенчә, Рафил бик хәрәкәтчән булган, спорт белән шөгыльләнгән, һәрнәрсә белән кызыксынган. Яхшы укыган, барлык чараларда, шул исәптән патриотик чараларда да катнашырга тырышкан: мәктәп отряды белән «Витязь» ярышларына йөргән һәм беренче урыннарны алып кайткан.

– 11нче сыйныфны тәмамлагач, ул хәрби училищега укырга керергә теләде. Әтисе аны бу уеннан кире кайтырга үгетләде. Башта ул әтисен тыңлап, университетка укырга керде. Ләкин соңыннан барыбер үзенекен итте – армиягә хезмәт итәргә китте. Берничә айдан соң контракт буенча хезмәт итү турында уйлаганын әйтте. Без аны кабат үгетли башладык, башта белем алырга кирәк, дидек. Ул барыбер контрактка кул куйды, һәм безгә аны хупларга гына калды. Без аңа каршы килә алмадык, – дип искә ала Илмира Хәлимова.

3 ел Рафил Казанда хәрби частьтә элемтәче булып хезмәт итә, ә 2021 елда Керчь шәһәренә командировкага җибәрелә, 2022 елның февралендә аны махсус хәрби операциягә җибәрәләр. Июнь аенда хәрби өенә кайта, аның контракты тәмамлана.

Ул беркайчан да бернәрсә дә сөйләмәде: «Әни, сиңа моны белү кирәкме?» – дип әйтә иде. Бу командировкадан соң ул бик үзгәргән иде, бөтенләй башкача сөйләшә башлаган иде. Җәй көне ял вакытында ул спецназга хезмәт итәргә китәчәген һәм яңадан махсус хәрби операциягә барачагын әйтте. Бу – бер ел гына булачак, түзегез, диде. 11 сентябрьдә ул яңадан фронтка китте. Ул безгә аны вокзалга кадәр озатырга да рөхсәт итмәде. Миңа авыр булачак, диде, – дип искә ала геройның әнисе.

«Мин уяндым да, үземне начар хис иттем, шунда ук, Рафил белән нәрсәдер булган, дип уйладым»

Спецназга Рафилны элемтәче итеп алырга телиләр, әмма, шәхси эше вакытында килмәгәнлектән, аны штурм төркеменә җибәрәләр.

Илмира Хәлимова икенче командировка вакытында улының сирәк кенә элемтәгә чыгуын әйтә. Барлык яңалыкларны ул улының кәләше Миләүшә аша белеп бара.

«Улым аның белән языша иде, ә Миләүшә безгә җиткерә. Ләкин сентябрь ахырында ул бөтенләй элемтәгә чыкмый башлады. 2 атна без улыбыздан берәр хәбәр көтеп яшәдек. Аннан улыбыз, иптәше аша, «барысы да яхшы», дигән хәбәр җиткерде. 2 көннән соң – 16 октябрьдә, мин уяндым һәм нидер булганын сиздем, шунда ук, Рафил белән берәр нәрсә булгандыр, дип уйладым. Миләүшәгә шалтыраттым, ул мине тынычландыра башлады. Ул вакытта без аның бу көнне үлгәнен белми идек әле», – дип елый геройның әнисе.

Рафилнең үлгәнен алар берничә көннән соң гына беләләр.

«Мин кече улыма шалтыраттым, ул инде абыйсына нәрсә булганын белә иде, ләкин миңа бернәрсә дә әйтмәде. Кич белән ул килде, мин ишек төбеннән үк: «Рафил исән түгелме?» – дип сорадым», – дип сөйләде Рафилнең әнисе һәм елый башлады.

Кече улы, әнисенең соравына җавап итеп, башын гына кага. Аңа әнисенә абыйсының үлеме турында хәбәр итү бик авыр була.

«Минемчә, ул, үләчәген белсә дә, барыбер шушы юлны сайлар иде»

23 октябрьдә Рафилне туган авылында җирлиләр. Хушлашу мәрасимендә әти-әниләренә «Батырлык» ордены тапшырыла. Аларның улларын үлгәннән соң бүләклиләр.

«Башта мин аның фотоларын өйдә элеп чыктым, ә хәзер аларга карау авыр, барысын да алып куйдым. Безгә Миләүшә һәм улым хезмәт иткән отряд егетләре ярдәм итә. Алар барлык чараларга да чакыралар, ялга кайткач, һәрвакыт кунакка киләләр. Алар һәрчак гафу үтенәләр, ләкин мин аларның гаепле түгеллеген аңлыйм. Аларга онытмаганнары өчен зур рәхмәт», – ди Илмира Хәлимова.

Әни кеше «Жена героя» проектына һәм Кукмара районы администрациясенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерә.

«Ярдәм нинди генә булмасын, бик авыр. Ул минем беренче балам иде, ул миңа беренче тапкыр «әни» дип эндәште. Мин һәрвакыт беренче бала улым тууын теләдем», – ди ул.

Хатын-кыз улының тормышка планнары белән уртаклашуын да искә төшерә: ул Казанда йорт сатып алырга һәм өйләнергә теләгән булган.

«Миңа барысы да: «Горурлан, ул – чын герой!» – диләр. Ул герой булырга теләде һәм шулай булды да. Ул үз эшен бик ярата иде. Контракт төзегәч, ул: «Әни, бу – нәкъ менә минем эшем», – диде. Үз Ватанының чын патриоты булды. Минемчә, ул үләчәген белсә дә, барыбер шундый юлны сайлар иде. Ул үзен нәрсә көткәнен аңлаган. Кешеләрнең язмышы тугач та язылган була, диләр. Ләкин мин моңа беркайчан да ышанмадым. Хәзер ышанам. Мин аңа һәрвакыт: «Үзеңне сакла!» – дип әйтә идем. Ә аның, мөгаен, куркуы булмагандыр», – дип елый әнисе.

«Ул кешеләр янында, тезләнеп, хатыны булырга тәкъдим ясарга теләгән»

Рафилнең кәләше Миләүшә Вәлиуллинага нибары 25 яшь. Ул, Рафилнең әнисе кебек үк, мәктәптә укытучы. Кияүнең әти-әнисе янына ул ай саен бара. Кыз атсыз бармагына Рафил сайлаган, әмма бүләк итәргә өлгермәгән балдак киеп йөри. Егетнең үлеменнән соң гына ул аңа тәкъдим ясарга теләгәнен белә.

Рафилнең дусты сөйләде: командировкага кайткач, миңа өйләнергә теләгән. Ул, кешеләр алдында, тезләнеп, миңа үзенең хатыны булырга тәкъдим ясарга уйлаган. Алар дусты белән бергә миңа йөзек сайлаганнар. Һәм аның дусты ялга кайткач, үзе бу йөзекне сатып алды һәм миңа бүләк итте. Хәзер мин аны гел киеп йөрим. Бу йөзек минем өчен бик кадерле. Миңа барысы да «алга таба яшәргә кирәк, ул бүтән кайтмаячак», диләр. Мин моны башым белән аңлыйм, ләкин йөрәгем моны берничек тә кабул итә алмый, – ди Миләүшә.

Рафил белән Миләүшә 2018 елда таныша. Бу – беренче күрүдән үк гашыйк булу була.

Без аның туганының кызы аша таныштык, ул минем дустымның дусты иде. Алар безне таныштырырга теләделәр. Аңа минем социаль челтәрдәге аккаунтымның сылтамасын җибәргәннәр. Без 2 атна аның белән языштык һәм очрашырга булдык. Очраштык һәм шул көннән бирле аерылмадык, – дип искә ала кыз.

«Ул көчле, батыр иде,аның янында мин үземне таш стена артында торган кебек хис итә идем»

Ул вакытта Рафил Казанда хезмәт итә, Миләүшә дә Казанда укый.

Ул бик сөйкемле, озын буйлы иде. Көчле, батыр… Аның янында мин таш дивар артында торган кебек идем. Теләсә кайсы вакытта мин аңардан ярдәм сорый алуымны белә идем. Аның белән танышканда, миңа 19 яшь иде, ул – минем беренче мәхәббәтем. 2023 елның ноябрендә без танышканга 6 ел булыр иде. Ул үлгәннән соң мин югалып калдым кебек, – ди Миләүшә.

Гашыйклар бик сирәк очраша: Рафил бик күп вакытны эштә үткәрә – даими дежурлык, командировкалар һәм өйрәнүләргә йөрү . Алар үзләре теләгән кадәр бергә була алмый.

«Ул мине «хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары һәм кызлары сабыр булырга тиеш», дип әзерләде. Барлык бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә ул хезмәттә иде. Ләкин, кешене яратканда, барлык катлаулы мизгелләрне кабул итәсең», – дип искә ала геройның кәләше.

Рафилне Керчь шәһәренә командировкага җибәргәндә, Миләүшә аның белән бара алмый – ул әле укыган була. Аның янына кунакка баргалый. Ә аннары махсус хәрби операция башлана, һәм шул вакытта аерылышу тагын да газаплырак була. Бары тик – сирәк һәм кыска телефон шалтыратулары.

Контракты тәмамлангач, ул яңасын имзаларга булды. Ул үзен башка өлкәдә күрмәде дә... Мин аны туктатырга тырыштым, ләкин барысы да файдасыз. Ул күптән инде спецназга барырга хыялланган. Аңа Керчьта югарырак урын тәкъдим итәләр, чөнки ул яхшы элемтәче була, ләкин ул баш тарта, туганнарына якынрак урнашырга тели, – ди Миләүшә.

«Бу – минем эшем, алар анда булганда, ничек кала алам? Мин аларны ташламаячакмын»

Рафил ял итәргә кайткач, яшьләр аның әти-әнисе белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырышалар, фронтка чираттагы сәфәргә әйберләр җыялар.

Икенче контрактны имзалаудан кем генә туктатырга тырышмасын, ул: «Бу – минем эшем. Алар анда булганда, мин ничек кала алыйм? Мин аларны ташламаячакмын», – диде.

Рафил сөйләвенчә, Донбасстагы шәһәрләргә килгәч, кешеләр аларны бик шатланып каршы алган. Ул аларның күзләрендә шулкадәр курку һәм газап булуын, әмма аларны сөенеп каршы алуларын сөйли иде. Ул, бу кешеләрне ташлап китә алмаганга яңадан шунда барырга тиешмен, диде. Ул күбесен сөйләп бетерми иде, безнең нервыларны саклады. Үзенә никадәр авыр булса да, һәрвакыт, беренче чиратта, безнең турында борчыла иде. Беренче командировкадан кайткач, аның күзләре бөтенләй башка иде, ул бик үзгәрде. Аның күзләре күпме кайгы, күпме авырту, күпме кан күрүен күз алдына китерү дә кыен. Ул вакытта ул 3-4 елга картайган кебек тоелды, – дип сөйли Миләүшә.

Хәрби ай ярым ялда була, вакыт бик тиз үтә. Хушлашыр вакыт җитә – ул вакытта алар соңгы тапкыр очрашканнар.

«Башта ул элемтәгә чыкты, ләкин 26сыннан башлап, шалтыратудан һәм язудан туктады, һәм шулай 2 атна дәвам итте. Бу бик авыр иде. Бу 2 атна бик стресслы булды, аның әнисе дә бик борчылды. Рафил үз төркеме белән штурмга бара, чолганышта кала. Ул бик яхшы элемтәче булганлыктан, үз төркеме белән элемтәгә керә алган. Ул миңа язарга һәм аның барысы да яхшы һәм ул тиздән элемтәгә чыгачак дип әйтергә кушкан. 2 атна аның белән элемтә булмагач, бу хәбәр бик озак көтелгән иде һәм күңелне тынычландырды, – дип сөйләде дә Миләүшә, елап җибәрде.

Миләүшәгә бу хакта искә төшерү авыр – шул вакытта аның яхшы булыр дигән өмете туа, ләкин 2 көннән соң ул сөйгәненең үлүе турында белә.

«Ярчык бронежилет яныннан, кул тирәсеннән үтеп, йөрәгенә тия»

«Икенче көнне без аның кабат элемтәгә чыгуын көттек, 16сы иртән мин авырып киттем. Минем башым бик нык авырта иде. Көндезге сәгать 1ләр тирәсендә безгә аның үлгәнен хәбәр иттеләр. Мин ул көнне начар хәтерлим, барысы да томан эчендә кебек иде. 1 атна дәвамында аның мәетен алып кайттылар. Мин егетләргә аның гәүдәсен чолганыштан алып чыга алулары өчен бик рәхмәтлемен. Шуннан соң миңа атыша башланганын сөйләделәр, ярчык бронежилет яныннан үтеп, йөрәгенә тигән. Алар анда бишәү булган, калганнары контузия алган. Аның белән булган хәрби сөйләгәнчә, алар ышык урынга йөгерәләр, әмма Рафил качарга өлгерми», – дип күз яшьләре аша сөйли Миләүшә.

Мәктәптә Миләүшә укучылар белән бергә хәрбиләргә хатлар яза һәм аларны «Zа Победу! Казан» хәрәкәтенә тапшыра. Волонтерлар аларны безнең яклаучыларга фронтка җибәрәләр.

«Без балалар белән хатлар язганда, мин һәрвакыт хатны аңа язуымны күз алдына китерәм», – дип уртаклашты кыз.

Ул һәрвакыт үзе белән фотолар йөртә – аларны ул соңгы посылкада Рафилгә җибәргән булган.

«Мин аның өчен посылка җыйдым, мөгаен, аның үлеменә 1 атна каладыр. Ләкин ул аны ала алмады. Безгә аны кире җибәрделәр. Фотоларның берсендә мин аның өчен шигырь яздым. Дөрес, монда нәрсә язылганы начар күренә», – дип авыр сулады ул.

Фотоның икенче ягында шигырь юллары язылган. Аларга күз яшьләре тамган, мөгаен, әлеге фотоны кыз авыр вакытларында кысып елагандыр.

«Нет тебя мне на свете дороже. Обещай, что когда-нибудь все же ты, конечно, вернешься домой», – бу юлларны Рафил укый алмыйча калган.

Фотолар Хәлимовларның гаилә архивыннан

Автор: Елена Фенина, «Татар-информ»нан Гөлназ Әхтәмҗанова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100