news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кукмара егете Дагыстанда атларда көрәш буенча «Аударыш» Бөтенроссия турнирында җиңде

news_top
Кукмара егете  Дагыстанда атларда көрәш буенча «Аударыш» Бөтенроссия турнирында җиңде
Фото: https://kukmor-rt.ru

Дагыстан Республикасында атларда көрәш буенча «Аударыш» Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда чыгыш ясаган Кукмара районының Олыяз авылы егете Илнур Гобәйдуллин югары осталык һәм көчле әзерлек күрсәтте.

Киеренке көрәш шартларында ул 90 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулады һәм Россия җыелма командасы составына керде. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы хәбәр итә.

Хәзер спортчыны җаваплы һәм дәрәҗәле ярыш — Бөтендөнья күчмә уеннары көтә. Дөньяның төрле илләреннән килгән иң көчле спортчыларны берләштерәчәк бу бәйгедә Илнур Россия данын яклап чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар