news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кукмара блогеры Тәнзилә Идиятуллинага кайгы килгән

news_top
Кукмара блогеры Тәнзилә Идиятуллинага кайгы килгән
Фото: Тәнзилә Идиятуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Кукмара районы Вахит авылында яшәүче блогер Тәнзилә Идиятуллинага кайгы килгән: аның туганы махсус хәрби операциядә һәлак булган. Ринатны кичә туган авылында соңгы юлга озатканнар. Хәрби белән саубуллашырга бик күп халык җыелган.

«Урыннарың җәннәттә булсын, Ринат энем. Син – безнең горурлыгыбыз. Баласың югалткан һәрбер анага сабырлык теләп калам. Бик авыр хәл», – дип яза блогер үзенең сәхифәсендә.

Хушлашу мәрасимендә Ринатның бик оста куллы, тырыш егет булуын билгеләп үтәләр. Хәзрәт сүзләренчә, Ринат авыл мәчетенә дә, башка мәчетләргә дә бик зур ярдәм күрсәткән.

«Кулы эш белә иде энемнең. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Гүзәлия апайга Аллаһ сабырлыклар бирсен. Кемең иде ул, дип язасыз. Гүзәлия апай – минем әнинең апасы, ул ялгыз яши. Мондый авыр хәлдә калган аналарга Аллаһ ярдәм итсен. Гүзәлия апай ел да 9 ай көтте, йөрмәгән җире калмады. Ринатның юкка чыкканына 1 ел да 9 ай үтте… Аллаһка шөкер, җәсәде туган якларына кайтты», – дип сөйләде Тәнзилә Идиятуллина .

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар