Элегрәк Ришат Төхвәтуллин төркемендә алып баручы булып эшләгән Сөмбелә Вәлиәхмәтованың дәү әтисе вафат булган.
«Дәү әнием: «Кызым, үлгәнче синең балаңны күрә алсам иде», – дигән иде. Шул үзләре искә төшкән саен йөрәк кысылып куя. Күрә алмадың шул, дәү әни… Яшәрлегең бар иде әле… Иртә киттең… Син киткәч үк, дәү әтигә дөньяның яме калмады. Ул синең арттан ук китәргә әзер иде. 4 ел аның җаны авыру тәнендә тоткын булып яшәде. Менә бүген ул җан иректә. Күкләрдә очрашырсыз, ул инде юлда. Син кызымны күрдең, дәү әти. Тупырдап торган матуры кызыбыз, тагын бер тук борчабыз бар, әби», – диярсең.
Күкләрдән безгә карап сөенеп ятыгыз.
Зинһар, рәнҗеп китмә, дәү әти. Без, хәлдән килгәнчә, синең авыртуларыңны җиңеләйтергә тырыштык. Тыныч йоклагыз, урыннарыгыз оҗмахта булсын», – дип яза Сөмбелә социаль челтәрләрдә.
Сөмбеләнең дуслары Рәис абыйның изге бәйрәм көннәрендә мәңгелеккә күчүен искә алып, урыны һичшиксез оҗмах түрләрендә булыр, дип ышаналар. Алар мәрхүмнең якыннарына сабырлык теләгән.
«И Аллам! Рәис абый да бәйрәм көннәрендә китеп барган икән. Бик әйбәт, уңган-булган кеше иде, безнең бакча башы күршебез булды. Әйбәт кешеләр шулай көтмәгәндә генә китеп баралар инде, нишлисең… Барыбыз да шунда барасы, кемгә кайчан киләсен генә белмибез. Сәвия апа белән Дамир абый бик карадылар Рәис абыйны, риза-бәхил булып ятсын»;
«Сабырлык телим. Нур эчендә булсын», – дип язганнар.