Татарстанда урманга зыян салучы парсыз ефәк күбәләгенең яшәү урыннарын тикшерү башланды. Белгечләр зарарлы бөҗәкләрнең салкын кышны кичерә алганмы-юкмы икәнен ачыклаячак. Аның йомырка салу урыннарын эшкәртүгә 34 млн сум акча сарыф итәргә планлаштыралар.
Алар хәтта Себердә дә исән калалар
– Әлегә фаразлар ясау авыр. Бер яктан, кыш көне булган салкыннар парсыз ефәк күбәләк салган йомыркаларның үлүенә китерә ала. Әмма шул ук вакытта кар күп иде, – дип уртаклашты Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
2023 елның көзендә ТР Урманны саклау үзәге белгечләре урман корткычлары 13,2 мең гектар мәйданга зыян салганын ачыклаган. Бөтен көч шушы мәйданга җибәреләчәк. Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә җирдә дә, һавада да биологик препарат сибеләчәк.
2023 елның җәендә Татарстан урманнары, Россиянең башка күп кенә төбәкләре кебек үк, соңгы 20 елда тиңе булмаган корткычлар һөҗүменә каршы тора. Энтомолог сүзләренчә, ефәк күбәләгенең шундый ук массакүләм һөҗүме Татарстанда узган гасыр уртасы тирәсендә күзәтелгән. Ул вакытта июнь аенда бөтен урман инде ялангач торган булган, әйтерсең лә вакытыннан алдарак көз җиткән.
– Кызганыч, соңгы 2 елда без аерым районнарда парсыз ефәк күбәләгенең һөҗүмен күзәтәбез. Узган елның май аенда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә 53 мең гектар мәйданда корткычлар һөҗүмен бетерү буенча чаралар үткәрелде. Урманны җир өсте ысулы белән «Дефилигнум» биологик препараты белән эшкәрттеләр, – дип аңлатты Равил Кузюров.
Агулы һәм тәмсез
Ефәк күбәләге агач кайрысына җир өстеннән 10-20 сантиметр биеклектә йомырка сала. Кар күп булган кышны ул ярата, чөнки ул салган йомыркалар кар эчендә туңмый, исән кала. Шуңа күрә, мөгаен, йомыркалар кышны яхшы үткәргәннәрдер. Фундаменталь медицина һәм биология институтының Экология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сөйләвенчә, ефәк күбәләге түбән температурага чыдам, алар хәтта Себердә дә яши.
Ефәк күбәләгенең табигатьтә дошманнары да бар, ләкин, кызганычка, алар күп түгел.
– Бу корткычларны ашаучылар аз, чөнки алар агулы чәчләр белән капланган. Кошлардан аларны күке генә ашый. Аларны шулай ук кайбер бөҗәкләр аулый.
Ләкин яхшы хәбәр дә бар. Николай Шулаев сүзләренчә, бөҗәкләр таралганнан соң, аларның саны еш кына кими башлый.
– Популяцияләр кайчак арта, кайчак кими – бу биология законы. Мондый закон барлык хайван төрләрендә дә бар. Һөҗүмнән соң гадәттә кимү була, ләкин һөҗүм итү кайвакыт 1 ел түгел, ә 2 ел рәттән булырга мөмкин, – дип аңлатты энтомолог.
Бакчачылар, сакланыгыз!
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре республика бакчачыларына җимеш агачларын ефәк күбәләгеннән сакларга киңәш итә. Нәкъ менә кортлар куркыныч: алар йомыркадан чыкканнан соң берникадәр вакыт үткәч, яфракларны ашый башлыйлар. Беренче ел агачлар бөҗәкләр һөҗүменә каршы торалар һәм яңа яфраклар чыгара алалар. Ләкин ефәк күбәләге һөҗүмнәре берничә сезон рәттән кабатланса, агачлар көчсезләнә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин сүзләренә караганда, ефәк күбәләгенең кортлары яфраклы агачларны: каен, усак, имән агачларын ярата. Ләкин ризык аз булса, корткычлар ылыслы агачларны да читләтеп үтмәячәк.
Яфраклар ашаганнан соң, кортлар курчакка, аннары күбәләккә әйләнә. Йомырка салалар да, төп функцияләрен үтәгәннән соң, үләләр.
– Һәркем, инициатива күрсәтеп, бакча участокларында яки йорт янындагы бакчаларда яшеллекне эшкәртә ала. Моның өчен биологик препаратлар сатыла. Узган ел «Дифилигма» белән эшкәртелде, башка препаратлар да бар. Моны хәзер, яз көне эшләргә кирәк. Биопрепарат башка тереклек ияләренә, шул исәптән бал кортларына зыян китерми. Ефәк күбәләкләре аны ашый һәм үлә. Без барлык район башлыкларына, превентив чаралар күрелсен өчен, парклар һәм скверларны эшкәртсеннәр өчен, киңәш рәвешендә хатлар җибәрдек. Казанда Горводзеленхоз көз һәм яз көне шундый эш алып бара, – дип сөйләде Әнәс Сөнгатуллин.
Шулай ук көз көне Татарстанда корткычлардан саклану өчен 4,5 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртү үткәрелде. Методның асылы – нефть продуктларын (эшкәртелгән машина мае я керосин) щетка белән йомырка салынган урынга сөртү. Нефть белән эшкәртүне нәкъ көз көне үткәрәләр. Бу вакытта нефть кортларга түгел, ә йомыркалар тәэсир итәчәк, шуннан соң алар үләләр. Әнәс Сөнгатуллин аңлатканча, бу ысул ефәк күбәләкләре берән-сәрән булган урында яисә пестицидлар куллану тыелган урыннарда нәтиҗәле.
«Республика Татарстан»нан Евгения Черноусова язмасы тәрҗемә ителде