Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күкчә авылында Кичке уен: 55 ел гомер иткән гаилә, куян асраучы һәм җырчы Гүзәл Гарәфиева

Теләче районы Күкчә авылында «Кыш бабай белән Кичке уен» бәйрәме узды. Бу кичә миңа әниләр искә алып сөйли торган авыл бал-маскарадын хәтерләтте. 3 сәгать дәвам иткән кичә «эх» дигәнче, бер сулышта үтте. Авыл кичәсендә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top_970_100
Күкчә авылында Кичке уен: 55 ел гомер иткән гаилә, куян асраучы һәм җырчы Гүзәл Гарәфиева
Абдул Фархан

55 ел гомер иткән Зәйнетдиновлар гаиләсе: «Арабыз – 7 яшь. Озак яшәүнең сере – бер-береңне аңлап, санлап торуда»

Күкчә – Казаннан 70 чакрым ераклыкта урнашкан Теләче районындагы зур булмаган авыл. Авылга олы юл буйлап кереп, туп-туры мәдәният йортына килеп чыгасың. Клуб каршында – мәчет. Шунда ук китапханә дә урнашкан. Бөтенесе бер урында, кайда икән дип, эзләп мәшәкатьләнәсе дә юк, кыскасы. Ә клуб эче шулкадәр затлы: өр-яңа такта идән, заманча аппаратура, пластик тәрәзәләр, гөфелдәп торган урындыклар, хәтта бәдрәфкә кадәр бар! Шуңа күрә дә, авыл клубы халык белән тулы булгандыр да.

«Кичке уен» театральләштерелгән кичә форматында узды. Кереш өлештә халыкны «Зәңгәр шәл» драмасы геройлары – дүрт абыстай һәм ишан каршы алды. Алга таба авылда Күкчә авылында быел балалары туган гаиләләрне һәм 55 ел бергә гомер кичергән Нурулла һәм Бибинур Зәйнетдиновларны бүләкләделәр. Форсаттан файдаланып, мин дә аларны зөбәрҗәт туйлары белән тәбрикләдем:

– Бибинур апа, ничек таныштыгыз сез?

– Мин Теләче районы Сауш авылыннан. 1967 елда Күкчә авылына килен булып төштем. Нурулла абыең белән бергә гомер итүебезгә 56нчы ел китте. Ул вакытта егетләр башка авылларга да килеп йөриләр иде, шунда таныштык та инде.

– Беренче караштан ук гашыйк булдыгызмы?

– Кем белгән... Ул вакытта яшь идем, 19 яшьтә тормышка чыктым. Яшь арабыз – 7 яшь. Яшь арасы зур булу комачау итми, киресенчә, әйбәт кенә. Ул сине санлап, кадерләп тота. Иртә чыктың диюче булмады.

8 класс бетердем дә, 3 ел сыер саудым, аннан бу авылга килдем. Кайнана, кайната белән 27 ел гомер иттек, әйбәт яшәдек. Кайнанам 10 ел урын өстендә ятты, аны карадым. Алар вафат булгач – олы улым, аннары икенче улым өйләнде. Ике улыбыз – Илдар, Илнур, Люция исемле кызыбыз бар. Ике оныгыбыз 11нче декабрьдә армиядән кайттылар. Без хәзер пенсиядә.

– Маллар тотасызмы?

– 3 сыерыбыз, сарыкларыбыз, тавык-чебешләребез бар. Бабай гомер буе тракторда эшләде, хезмәт ветераны.

– Озак бергә яшәүнең сере нәрсәдә?

– Үзебездән дә тора. Тәмле ризык әзерләп ашатсаң, өс-башын чиста тотсаң, ул кешенең өйгә кайтасы килеп торачак. Безнең шулай булды.

Бер-береңне аңлап, санлап торуда, бер-береңнең сүзеннән чыкмауда. Олыларны олы иттек. Шулай гомер иттек, Аллага шөкер. Балаларыбыз да әйбәт, шөкер. Әйбәт кенә яшәп ятабыз. Бүгенге көндә Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып яшибез.

«Кичке уен»га килгәндә, мондый кичәләр башка елларда да була иде. 5 ел элек тә безне чакырып бүләкләгәннәр иде. Бик күңелле була үзебезгә дә.

Авылда олылар үлеп тора, яшьләрнең авылда бик каласы килми, киленнәрнең авылда торасылары килми. Тормыш итәм дигән кешегә фермада эш бар. Бөтен шартлары бар: газ, су, ут кергән. Кул белән кер дә юасы юк бит хәзер, чишмә суы килә, Аллага шөкер. Тормышлар бик рәхәт, яшисе килеп тора, – диде Бибинур апа.

– Кәефләр әйбәт, шөкер. Хәзер кичәләргә бик чыккан да юк, 81 яшь бит инде, – дип кушылды Нурулла абый. – Бер-береңне аңлап яшәп, юл куя белергә кирәк, – дип сөйләде ул.

«Эстрадада балкыр өчен бик күп акча кирәк»

«Кичке уен»га ТМТV премиясе лауреаты Гүзәл Гарәфиеваны чакырганнар. Аның белән чәй эчеп утырганда таныштык. Сәхнәдә җырлый башлавына 1 ел була икән. Бик самими, гади, «үз кешебез» булып чыкты ул. Үзен әллә кемгә куеп сөйләшми, масаю бөтенләй холкында юк, җитмәсә, икебезнең дә охшаш ягыбыз бар – ул да, мин дә гаиләдә бер генә бала булып тәрбияләнеп үскән.

Гүзәл тамашачыга берничә җырын бүләк итте. Сәхнәгә ул җырның сүзләрен тотып чыкты. «Гаеп итмәссез, беренче адымнарымны ясыйм», – дип, папкасын идәнгә куйды. Җырлаганда папкасына карап-карап алгалады. Бик дөрес эшләде ул. Әнә Салават Фәтхетдиновны карагыз. Елына бер үк төрле ничәшәр концерт бирә икән? Һәм һәр концертына җыр тексты куелган «пюпитр»ын тотып чыга, шунда карап җырлый. Кайчандыр Салаватның идәнгә карап җырлаганын сәерсенеп кабул иттеләр, ләкин анысы да онытылды, күнектеләр инде. Классик концертларда да опера йолдызлары авыр-авыр операларны пюпитрдагы текстка карап җырлый. Ык-мык килеп торганчы, сүзләрне карап, төгәл, дөрес итеп җырлавың яхшырак. Бу – тамашачыны да хөрмәт итү була. Һәм Гүзәлне Күкчә халкы бик яратып кабул итте, һәр җырына кул чабып утырды.

– Йошкар-Олада тудым, хәзерге вакытта әти-әни Буада, мин – Казанда улым белән икәү яшим. 6 ел элек улым туган иде, 5 ел элек аерылдым, – дип сөйли башлады Гүзәл.

– Сәхнәгә чыгу теләге кечкенәдән үк булды, әтинең машинасында җырлар җырлап утырырга ярата идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мәдәният институтына укырга керергә ният иттем, ләкин булып чыкмады, язмаган булган инде. Дөресен әйтим, әти белән әни сүзенә карадым, алар сәнгать юлыннан китүемә каршы иде. «Җырлап кына тамак туйдыра алмассың, авыр була сиңа», – диделәр. «Хисапчы бул», – дигәч, мин аларга каршы әйтә алмадым.

Гаиләдә мин – бердәнбер бала. Шуңа күрә дә, әтием белән әнием миңа зур өметләр баглады, алар кушканча, «бухгалтер» белгечлеген үзләштердем. Әмма сәнгать балачагымнан бирле тормышымда аерым урын алды. «Созвездие – Йолдызлык» кебек конкурслардан кайтып та керми идем. Махсус музыка мәктәбендә белем алмадым.

Тора-бара җырлап йөрүләрем дә онытылды. Гаилә кордым: кияүгә чыктым, бала таптым, аерылдым. Сөйгән ярың яныңда булмагач, читенрәк шул. Улым белән машинада җырлап барганда: «Нигә әле миңа берәр җырны яздырып карамаска?» – дигән уй туды. Җырчы Айгөл Хәйри белән таныштым, мин аңа бик тә рәхмәтлемен, ул миңа беренче җырымны өйрәтте. Баянчы Ринат Вәлиев белән таныштым, аның белән дә җырлар башкарып карадым. Җырны яздыру, клип төшерү, иҗат кешеләре белән танышу процессы ошап китте. Кешеләр дә минем тавышны ошатты. 4 клибым бар, төрле телеканаллар белән эшли башладым: «Мәйдан», ТМТV, «Туган тел».

Җырлаудан мин дәрт алам. Димәк, җырлавымны дәвам итәргә кирәк, дидем. Алла теләсә, барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм.

– Җырлау күңелегезгә якынрак булып чыккан.

– Әлеге вакытта 2 эштә эшлим, җыр – хобби гына. Киләчәктә үземне тулаем җырлауга багышлармын, дип уйлыйм. Ләкин, үзегез беләсез, эстрадада балкыр өчен бик күп акча кирәк. Башка эштә эшләмичә булмый.

– Җырлау сәләте кемнән күчте?

– Әтидән. Әтиемнең тавышы бик көчле. Ул тракторчы да, комбайнчы да булган. «Болынга чыгып, иркенләп җырлый идем», – дип сөйли. Әтием бик матур бии дә белә. Сәхнәгә чыгарга уйламаган. Әти әле дә өйдә җырлый, тавышы матур, үзенчәлекле.

Дилә Нигъмәтуллина, Алсу Хәбибуллина, Валерия кебек җырчыларны яратып, исем китеп тыңлап үстем. Хисләнеп, алардан үрнәк алдым.

«Оялмыйча әйтәм: җырчы булып чыгыш ясауны шундый рәхәт эш, дип уйлый идем»

– Җырлар гына яздырып калмыйча, мәдәният институтына укырга да кергәнсез.

– Минем Винера Әхәтовнада укыйсы килде. Шагыйрә Гөлнур Галимова аша, аңа мөрәҗәгать иттем. Винера Ганиеваны зур кеше дип уйлый идем. Курыктым аннан. Винера Әхәтовна аерым вокал дәресләре биргәнче, институтка кереп укырга киңәш итте. «Яңа мөмкинлекләрең ачылачак», – диде.

Кешенең дәрте, теләге бар икән, 60 яшьтә дә укый ала. Хыялын чынга ашырырга тиеш ул. Яшь чиге юк. Ничә яшь булуына карамастан, һәр кешенең мөмкинлеге бар.

– Сәхнәгә чыкканыгызга 1 ел. Җырчы булуы ничек ул?

– Элек мин: «Чыгалар да, сикереп бииләр, җырлыйлар да кереп китәләр», – дип уйлый идем. Оялмыйча әйтәм: җырчы булып, чыгыш ясауны шундый рәхәт эш дип уйлый идем. Сәхнәгә чыккач, аңладым: куллар калтырый, кайчак җырның сүзләре онытыла, оят булып китә, кеше ничек кабул итәр икән, дип борчыласың. Ул бик авыр эш икән. Җырчы, биючеләрнең эше бер дә җиңел түгел. Төрле җирдә, төрле шартларда эшлисең, сине төрле кеше карый. Һәрберсенә ярарга, һәр кешене яратырга кирәк.

Мин үзем – ихлас, ягымлы кеше. Кешегә яхшылык эшлисем, кешегә ярыйсым килә. Хәзерге вакытта миңа сәхнәдә эшләве авыр, күнегәсе, өйрәнәсем бар әле.

– Тамашачыга да яңа җырлар кирәк бит әле...

– Аллага шөкер, яңа кешеләр килеп чыгып тора, бик күп аранжировщик, композиторлар белән таныштым. Юлыма гел шундый кешеләр очрый. Илдар Ногманов, Марат Мухинга рәхмәтлемен. Җыр сүзләренә килгәндә, бик тә үземнең язасы килә. Язуын язам, әмма бик үк булып чыкмый әле. Үзем дә җыр текстлары язармын, дип өметләнәм. Илшат Гыйниятуллин, Гөлнур Галимова, Гөлфия Шакирова белән хезмәттәшлек итәм. Иң элек, җырның мәгънәсенә игътибар итәм.

Башка төрле тематиканы алырга тырышсам да, җырларым гел мәхәббәт турында. Үзем хисле булганга күрәдер инде... Һәр җырчы үзенең авторын таба һәм хезмәттәшлек итә.

– Сезнең өчен үрнәк җырчы нинди ул?

– Мин кешегә карамыйм, һәр җырчының үз темасы, стиле, тавышы, тамашачысы бар. Минем өчен ул – оялмыйча, үз-үзеңә ышанып җырлап, халыкның йөрәгенә үтеп керә торган җырлар башкара торган җырчы. Кайчак, мин дә «плюс»ка җырлап, авызымны ачып тора алам, чөнки куллар калтырый, хәл-халәтем үзгәрә, микрофон дөрес эшләми. Моны тамашачы сизмәскә тиеш. «Плюс»ка җырлаучыларны гаепләмим, һәркемнең үз юнәлеше.

– «Үзем җырларга тырышам» дигән таләп куясызмы?

– Киләчәктә бары тик тере тавышка гына җырлыйсым килә. Үзең җырлаганда «душа»ңны биреп җырлыйсың. Ә «плюс»ка авыз ачып тору... Аны артистны чакырмыйча гына да җырын куеп, рәхәтләнеп тыңлап утырырга була. Шулай бит инде?!

Җырны яздыргач, төрле чараларда җырлагач, хаталары үзеңә үк күренә: бу өлешендә болай җырларга кирәк икән, дисең. «Минус»ка җырлаганда нәкъ менә үзең теләгәнчә җырлый аласың, – диде Гүзәл һәм күлмәген алмаштырырга ашыкты.

Кичәдә ул «Төшләрдә» дигән, арабыздан киткән шәхесләргә багышланган җыр башкарды. «Теләгем – һәр кеше йокысыннан уянгач, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп яшәсен иде. Бер-беребезнең кадерен белик, яратыйк, хөрмәт итик. Тыныч дөньялар килсен иде, бәхетле, исән-сау булыйк», – диде.

«Бабайлар сөйләвеннән: сугыш вакытында да концерт группалары халыкның күңелен күтәреп йөргән»

Алан авылы җирлеге башлыгы Булат Хәсәновка да сүз бирдем. Ул Күкчә авылының Алан авылы җирлегенә керүен әйтте:

– Күкчә авылында барлыгы 54 хуҗалык, 180гә якын кеше яши. «Самообложение» дигән программа бар, шулар ярдәмендә авылда туган сорауларны чишеп, эшләрне башкарып барабыз. Урам чистартулар да шуңа каралган. Соңгы елда без су мәсьәләсен хәл иттек.

Яшьләрнең шәһәргә тартылуы – һәр авылга кагылган мәсьәлә. Бөтенләй үк яшьләр юк дәрәҗәсендә түгел, ләкин китүчеләр бар. Элек башлангыч мәктәп тә бар иде, ул ябылды. Балалар Алан мәктәбенә укырга йөри, Теләчегә йөреп укучылар да бар, әти-әниләре эшкә барганда, балаларын мәктәпкә кертеп калдыра. Балаларны мәктәп автобусы йөртә.

«Теләче-информ» мәгълүмат үзәге безнең җирлектә беренче тапкыр «Кичке уен» үткәрде. «Кичке уен» моңа кадәр Айдар һәм Баландыш авылында үткән иде. Мин – ул яктан көнче кеше. «Нишләп безнең җирлектә дә үткәрмиләр икән» дип, эчем пошып йөрде. Күкчә авылында үткәрергә дигәч, теләктәшлек белдердем. Ел саен Яңа ел бәйрәмнәрен мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, клуб мөдирләре үткәрә, тырышалар.

Эшләү генә түгел, халык ял да итә белергә тиеш. Пандемиядән соң халык өйләренә бикләнде, өлешчә мобилизация булгач та, халык куркуга калды. «Кичке уен» – халыкны бер урынга туплау чарасы булып тора, халыкка аралашу мәйданчыгы тудырабыз. Бабайлар да сөйли иде: сугыш вакытында да концерт группалары халыкның күңелен күтәреп йөргән. Бу – бик тә кирәкле чара, – дип бәяләде ул.

Сәхнәдән исә Булат Хәсәнов барлык авыл халкына: «Мобилизациягә алынган барлык туган-тумачалар, якыннарыбыз, безнең арада йөргән иптәшләребез исән-сау булып әйләнеп кайтсыннар иде, дигән теләктә калам. Авырмыйк, сау-сәламәт булыйк», – диде ул.

Газетага язылып, колын откан Әнисә ханым: «Аллаһның рәхмәтедер инде. Насыйбы миңа булган»

Кичә барышында «Коробка эчендә нәрсә?», «Шар кабарту», «Ерак арадан боҗра кертү», «Урындык астында бәхетле сан» кебек үзенчәлекле уеннар уйнатылды. «Кичке уен»ны Рәйханә Антонова, Нияз Рахматуллин, Алинә Шәмәрданова алып барды. Кичәдә Гүзәлия Җамалиева, Гаяз Кашапов, Нияз Хәсәнов, Лилия Солтанова, Айгөл Шеглова һ.б. чыгыш ясады. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, 2022 ел символы – Юлбарыс һәм киләсе ел символы – Куян да тамашачыларны сөендерде, кичәгә килгән барлык кешегә бүләкләр бирделәр. Номерлар арасында лотерея уйнаттылар.

Кичәнең иң кызу чагы иде: чөнки төп бүләк – колын иясен ачыклау мизгеле дә килеп җитте. Колын Әнисә Гайнетдиновага тапшырылды. Әнисә ханым кичәдә юк иде, шуңа күрә аның белән телефоннан элемтәгә кердем. Мин шалтыратканда, ул намазын укып бетереп ята иде:

– Газетага язылу квитанциясен соңгы көннәрдә генә тапшырдым. Быел тай алып, үстереп карыйсы килгән иде, улымның да шундый хыялы булды. Күңелем сизде бит. Аллаһның рәхмәтедер инде. Насыйбы миңа булган. Моннан да шатлыклы, куанычлы хәбәр юктыр, мин бик сөендем, бу минем өчен «сюрприз» булды. Яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын, дөньяларыбыз тыныч булсын», – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Әнисә Гайнетдинова.

Лотереяда катнашу шартлары бик гади булган: «Теләче» газетасына 6 айга язылып, исем-фамилия, авылны күрсәтеп квитанцияне юллау таләп ителгән һәм һәр квитанциягә номер бирелгән.

Лотереядә бүләкләр арасында куян, бал, савыт-саба, шикәр, авыл хуҗалыгы әйберләренә сертификатлар, «Татар дөньясы» дигән китаплар һ.б. бар иде. Иганәчеләр: Алмаз Гайнетдинов, Ленар Хәкимов, Булат Гайнетдинов, Алинә Шәмәрданова, Алмаз Фәсхетдинов, Ирек Исмәгыйлев, Илнур Әкбәров, Ринат Салихов, Азат Шәйхетдинов.

– Колынны Теләче фермеры, көрәш буенча спорт мастеры Сәгыйть Гыйниятуллин бирде. «Теләче» район газетасына язылуда лотереядә катнашырга теләүчеләр бихисап иде, 400дән артык квитанция җыелды. Өч ел абунәчеләр арасында бозау уйнаткан идек, быел икенче тапкыр колын уйнатабыз. Бүләкләре дә шәп, иганәчеләргә рәхмәт.

«Кичке уен»ны кайда үткәрик микән дип, озак уйландык. Без аны редакциядә генә дә оештыра ала идек. Җәен «Кичке уен» Баландыш авылында үткән булса, кышын Күкчә авылында булды. Чөнки бу авылда тырыш, уңган-булган халык яши. Авылда өлкән яшьтәге абый-апаларны чакырып, күңелле бәйрәм оештыруны максат итеп куйдык. Төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерәсебез килде. Район җитәкчелеге Нәҗип Хаҗипов һәм аның командасына, авыл башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, чараны оештырырга ярдәм иткән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, – диде «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе, «Теләче» газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин.

Йөзләп куян асраган Азат Шәйхетдинов: «Бер кешегә дә куян сатып биргәнем юк. Күчтәнәч итеп бирәм»

«Кичке уен»да бүләкләр мулдан иде. Игътибар итсәгез, алар арасында куянны да атап үттем. Әйе, чын куян! Кичәгә аны, лотереяга дип, Теләчедә яшәүче Азат Шәйхетдинов алып килгән:

– Үзебезнең хуҗалыкта куяннар тотам. 20 еллап асрыйм. Куян тоту хобби кебек. Авылда яшәгәч, мал тотасың бит. Баштан күп итеп үгезләр асрадык, хәзер кәҗәләребез бар. Куяннар бик күп – 100гә якын. Аларны ашар өчен тотабыз. Сабантуйларда көрәшчеләргә бирәм, үзем көрәшче булгач, балаларга таратам. Сабантуйга куянсыз барганым юк.

«Кичке уен»га икенче тапкыр куян алып киләм. Кешегә бүләк итеп бирсәң, үзеңә күбрәк кайта ул. Без шулай өйрәнгән инде. Әти-әни безне шулай өйрәтте, тәрбияләде. Бер кешегә дә куян сатып биргәнем юк. Күчтәнәч итеп бирәм. Сатмагач, кешегә тәкъдим итеп тә булмый.

Куян асрауның авырлыгы юк. Хайван хуҗасына охшар, ди. Мин аларны гел тотып йөрим, үзләре дә муенга менеп утырмакчы булалар. Куян шикелле хәйләкәр булырга кирәктер. Куяннар теләсә кайсы ситуациядән чыга, ашарларына булмаса, такта да кимерә алалар. Үзенә күрә тыныч хайван инде ул. Шуңа күрә без аларны тотабыз, бетерәсе килми. Авылда яшәп, бер хайван да тотмасаң – син авыл малае түгел, – диде Азат Шәйхетдинов.

***

Шулай итеп, «Кыш бабай белән Кичке уен» «эх» дигәнче, 3 сәгать эчендә үтте дә китте. Кичке 10 тулганын абайламый да калдык – вакыт шулкадәр сизелмичә узган. Кичке уенның максаты – төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерү, «Теләче» газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату иде. Кичә төрле бәйгеләр, концерт номерлары белән төрләндерелгәч, беркемнең дә чыгып китәсе килмәде, авыл халкы ахыргача йотлыгып карап, кул чабып, күңел ачып утырды. «Авыл халкына бәйрәм рухын тудыра алдык, дип уйлыйм», – диде Ленар Хуҗин.

  • Кичке уеннан фоторепортаж шушы сылтамада.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100