news_header_bot
Язманы тыңлагыз

KUKAY CHALLENGE. «Рубин» уенчылары авызларына йомырка кабып йөгерде

Хәзерге вакытта клуб кояшлы Төркиядә шөгыльләнә.

news_top
KUKAY CHALLENGE. «Рубин» уенчылары авызларына йомырка кабып йөгерде
"Рубин" футбол командасы матбугат хезмәте

KUKAY CHALLENGE дип аталган уенда «Рубин» футболчылары Олег Данченко белән Алексей Городовой көч сынашты. Алар татарларның милли бәйрәме «Сабан туе» кебек чара оештырды. Әлеге уеннан видео «Рубин» футбол командасының рәсми сайтында чыкты.

Биредә спортчылар авызларына кашык кабып узышты. Кашыкка йомырка салынган иде. Уен өч раундтан торды: беренчесе — классик «Сабан туе» стилендә булды.

Икенче раундка футбол тубы да кушылды. Футболчыларга йомырканы авызына капкан килеш, тупны тибәргә кирәк иде.

Өченче раунд тагын да авырайды: хәзер уенчылар тупны тибеп барып, аны тагын капкага да кертергә тиеш иделәр.

Өч раундта да капкачы Алексей Городовой җиңде. Ул: «Күрәсең, мин бу уен өчен туганмындыр инде», — дип шаяртты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар