"Кухня" сериалы йолдызы яшереп кенә кияүгә чыккан
СТС каналында берничә сезон булып чыккан "Кухня" сериалында төп рольне башкарган Елена Подкаминская яшереп кияүгә чыккан.
38 яшьлек Елена белән 39 яшьлек эшмәкәр Дмитрий Гущин никахларын узган елның азагында теркәгән. Моңа кадәр ике ел очрашып йөргән булганнар. Алар халыкка бу турыда әйтеп торырга кирәк дип тапмаган.
"СтарХит" сайтына бу яңалыкны актрисаның менеджеры Антонина Авилова раслаган. Пар балдакларны да иң гадиләрен генә сайлап, бәйрәмне тыйнак кына уздырып җибәргән.
"СтарХит" сайтына бу яңалыкны актрисаның менеджеры Антонина Авилова раслаган. Пар балдакларны да иң гадиләрен генә сайлап, бәйрәмне тыйнак кына уздырып җибәргән.