Шәһәр күгәрченнәре кешеләр өчен куркыныч авырулар тарата. Бу хакта РОСБИОТЕХ университетының ветеринария, ветеринария-санитария экспертизасы һәм агрокуркынычсызлык институты директоры Игорь Гламаздин хәбәр итте, дип яза «Аргументы и Факты»
Аның сүзләренчә, күксел күгәрченнәр 90 төрле авыру ташый ала, шуларның кимендә 10сы эпидемиологик куркыныч тудыра.
Күгәрченнәрне кулдан ашатмаска кирәк, бу – бигрәк тә балаларга кагыла. Турыдан-туры контакт вакытында авыру күчү куркынычы тагын да арта. Бу кошлардан йога торган иң куркыныч авыруларның берсе – орнитоз. Chlamydia psittaci бактериясе китереп чыгара торган бу инфекция сулыш алу системасын зарарлый һәм үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкин. Ул авыру кошларның кипкән тизәге, каурыенда калып, шуларның тузанын сулаганда эләгә ала.
Күгәрченнәр аша башка йогышлы авырулар да йогарга мөмкин. Алар арасында сальмонеллез да бар. Кампилобактериоз да хайваннар һәм кеше өчен уртак авыру булып тора һәм гастроэнтеритка китерә. Гөмбә инфекцияләре булган криптококкоз һәм гистоплазмоз иммунитеты какшаган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Гистоплазмоз пычранган тирәлектән спораларны сулау аша тарала.
Инфекцияләрдән тыш, күгәрченнәр кешегә эктопаразитлар һәм гельминтлар да йоктыра ала. Аларның каурыйларында һәм тизәкләрендә астма, аллергик ринит яки дерматит китереп чыгарырга сәләтле аллергеннар була.
Белгеч кыргый күгәрченнәр белән элемтәгә кермәскә, аларны кулдан ашатмаска һәм аларның торак йортлар янында җыелуына юл куймаска киңәш итә. Мәҗбүри контакттан соң кулларны яхшылап юарга кирәк. Кошлар белән аралашканнан соң авыру билгеләре барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.