Башкортстанның Күгәрчен районында Магнитогорск – Ира юлында юл һәлакәтендә 3 кеше үлгән, 2 кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Биредә «Фольксваген Поло» һәм «Шкода Рапид» бәрелешкән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында балалар юк.
Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсе буенча, урынга дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов барган.
Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.