news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Куертылган сөт белән алма пюресы рецепты

Алма әче булса, шикәр комын күбрәк салырга кирәк.

news_top
Куертылган сөт белән алма пюресы рецепты
Гөлүзә Василова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан алма пюресы рецептын тәкъдим итәбез.

Алма пюресы өчен 2 кг, 1 чокыр су, 300 грамм шикәр комы кирәк булачак.

Алманы чистартырга, турарга, пешерергә. Алма әче булса, шикәр комын күбрәк салырга кирәк. Алманы болгата-болгата 25 минут пешерергә.

Аннары блендер белән изәргә һәм 1 банка (380 грамм) куертылган сөт (сгущенка) салып болгатырга һәм кайнатып чыгарырга.

Әзер алма пюресын стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм җылы әйбер белән төреп куярга.⠀

«Күп итеп ясагыз, балалар бик яратачак», — дип язган блогер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар