Куе кара төтен баскан өйдә калган баланы күршесе алып чыккан
Тугыз яшьлек малай реанимациядә вафат булган.
Новосибирск өлкәсендә бер ир-ат тугыз яшьлек баланы үлемнән коткарган. Бала төтен баскан өйдә ялгызы калган булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, 5 майда Искитим шәһәрендә бер йортка ут каба. Күршедә яшәүче ир-ат төтенне күреп ала. Шунда ук хуҗа хатын да була, ул өйдә калган баласын коткаруны үтенә.
«Ишектән куе кара төтен ургылып чыга, ир-ат шунда кереп китә. Ул берни дә күрмичә бара, төтен арасыннан баланы таба. Аннары ир-ат малайны верандага алып чыга», — диелә ведомство хәбәрендә.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә, башка корылмаларны янгыннан коткарып кала. Янгын 36 квадрат метр мәйданда була.
Имгәнгән баланы хастаханәгә илткәннәр, ул реанимациядә ята, диелә хәбәрдә.
Соңрак «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, баланың тәненең 95 процент өлеше пешкән. Ул хастаханәдә вафат булган.