news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Куе чия төсе яшьлеккә бик ук туры килеп бетмәс!" Азат Абитов, Гөлсирингә әйтмичә, кәләш букеты алган

"Куе чия төсе яшьлеккә бик ук туры килеп бетмәс!" Азат Абитов, Гөлсирингә әйтмичә, кәләш букеты алган

news_top
"Куе чия төсе яшьлеккә бик ук туры килеп бетмәс!" Азат Абитов, Гөлсирингә әйтмичә, кәләш букеты алган
Инстаграмга куелган видеода Азат Абитов:

-Матурым, мин сиңа кәләш букеты алдым.

-Миңа әйтмичәме, мин бит төсен сайламадым, - дип аптырый Гөлсирин.

-Сиңа ошаячак ул. Менә күтәреп артына ата алырсыңмы? - дип Азат идәндә торган зур чәчәк бәйләмен күрсәтә.

-Син туйда чәчәкнеме, әллә мине күтәреп йөриячәксеңме?

-Син - чәчәкне, мин - сине.

Гөлсирин Азат куе чия төсен ошата, нәфис төс тә матур ди.

Инстачылар да үз фикерләрен калдырган:
 
“Икесе дә матур, кәләш бәйләме ике төстә булсын”;

“Матурга нәрсә дә килешә, әлбәттә! Миңа калса, куе чия төсе ул яшьлеккә бик үк туры килеп бетмәс!”

“Нәфис төс – яшьлек төсе”

“Әлбәттә, нәфис төс, Гөлсирин үзе дә нәфис. Ә тормыш барышында “бордо”лар куп булыр”.

“Мондый букет ташласа, берәр потенциаль кәләшнең һәлак булуы бар!” - дип шаярткан берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар