Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кубада метеорит төшкән - видео

Кубада метеорит төшкән - видео

news_top_970_100
Кубада метеорит төшкән - видео

Бүген мәгълүмат чаралары "Куба күгендә сәер яктылык" турында язып чыкты. Соңрак Кубаның геофизика һәм астрономия белгечләре Пинар-дель-Рио провинциясендә метеорит төшүе хакында хәбәр итте,

Астроном Эфрен Хаймес Сальгадо әйтүенчә, бу таштан торган метеорит булган. Аның составында тимер, никель, магний силикаты бар.

"Утлы шар"ны илнең көнбатыш өлешендә яшәүчеләр күргән. Берничә кисәктән торган метеорит атмосферага секундына 40 км тизлек белән килеп кергән һәм 6 торак пункт территориясенә чәчелгән. Әлегә табылган иң зур метеорит кисәгенең озынлыгы 11 см.

Шаһитлар Матантас шәһәре янында да зур утлы шар күргән. Аның күктә калдырган эзеннән чыгып, галимнәр диаметры бер метр тирәсе булган дип фаразлый. Ул метеорит диңгезгә төшкән. Аның размеры бер тонна булырга мөмкин. Әгәр җиргә төшкән булса, ул торак пунктларга зур зыян китергән, фаҗигәләр китереп чыгырга мөмкин иде, ди галимнәр. 

Метеоритлар төшүдән бернинди зыян да килмәгән. Әмма Куба халкын күктән төшкән "утлы шарлар" бик нык куркыткан, дип яза "Российская газета".

Alina Cabrera Domínguez фейсбук аккаунтына фотолар элгән. Кешеләр метеоритны тотып кына түгел, тешләп тә карыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100