Куар кот сорыйлар... (Нәҗип Котыев, «Чаян» журналы)
Карт кеше инде мин. Мәчет карты диләрме?..
Намазы-ние… Атна саен мунча дигәндәй. Рәхәт бит, тәнгә, җанга сихәт өстәү!
Тик менә дөньялар үзгәрде бит әле, элеккечә дә, без дигәнчә дә түгел… Мунчага керү рәвешләре дә үзгәрде.
— Бабай, куар котың бармы? — диләр.
— Бар, — мин әйтәм, — нишләп булмасын!
— Күрсәт! — дигәч, бераз каушап калдым, чөнки хәзер чынлап та кот куарлык кынадыр инде ул. Исемен дә тапканнар бит! Заманча исемдер инде. Мин үзем татарча гына уйлагач, сүзләрнең нигезен гел туган телемнән эзләп карыйм. Монысы — кот куярлык микән, кот куарлык микән инде?
Теге елларда авылдан килгән генә мәлләр иде, туже шундыйрак яңа сүз белән бер «сандугач баласы» куар котымны барлаган иде… Анысы турында да озак кына уйланган идем. Урысчам да чамалы гына бит инде. Ул чакта күрсәт дип, артык кыстамадылар, ә бүген кот куарыңны күрсәтмәсәң, мунчага да кертмиләр булып чыкты. Вәйт, заман! Вәйт, әкәмәт! Кот куар диме?
Кот куяр дип, ул кадәр үк коточкыч та түгел әле ул… Тик нигә аны касса янында ук күрсәтергә ди. Мунчага кергәч, үзегез кереп карарсыз, дигән идем. Тагы справка сорый башладылар, психик авыру түгеллегемә диме? Аптыраплар калдым. Менә, сез үзегез минем урында булсагыз, нишләр идегез? Мөселман кешесе өчен бигрәкләр сәер тоела инде боларның таләбе. Әйттем аптырагач: карчыгымнан башка беркемгә дә күрсәтмим, дип. Болай буласын белгән булсам, бергә-бергә килгән булыр идек анысы. Бүген ирләр көне дигәч, үзем генә килгән идем шул.
— Кертегез, — мин әйтәм, — кайтып карчыкны алып килгәнче, мунчагыз ябыла бит. Кертмиләр. Гел шул «куар кот” ны кабатлап тик торалар. Кереп, юынып-аруланып чыккач күрсәтермен дип тә карадым, барыбер кертмәделәр. Бер каен себеркесе, бер имән себеркесе салынган зур кабымны күтәреп, автобус тукталышына таба кыяклыйм. Автобуска килеп керүгә, Гарифулла кордаш очрады. Үч иткәндәй ул да:
— Ник чабынмадың соң? — ди.
— Кертмәделәр, — мин әйтәм, — теге нине күрсәтүне таләп итәләр. . .
— Ә-ә миннән дә сорадылар аны, — ди бу. — Күрсәттеңме соң? — дим. Тешсез авызын гына ера:
— Кая инде, мин бит нитмәдем нине. Кечкенәдән барыбызны ниттеләр лә… Тагын бер нитсәләр, бездән ни генә кала соң инде?
— Әйе шул, — дим, — бер киселгәнне тагын да кисәргә тырышалар. Шул киселгәнме-юкмы, дип, тикшерергә генә булганнардыр, бәлки.Тик тагы кисәргә булса, ни генә кала инде аннан: кот куярлыгы түгел, кот куарлыгы да калмый.
Автобус минем тукталышка кайтып җиткәндә, караңгы төшкән иде инде. Жилой массивның кот очарлык куеннарыннан песи сыман гына уздым. Монда да үзләренә кирәкне таләп итүчеләр буа буарлык. Мунчага түлисе өч йөз сум салынган кесәне дә, киселгәнемнең исәнлеген капшап карадым да, барыбер артык сөенмәдем. Ник дисәң, теге яңа сүзнең эчке мәгьнәсенә төшенеп җиткәнем юк шикелле тоелды: куар кот, кот куар, кот куяр, ягъни җан куяр була бит инде ул…
Һай, замана! Теге мунчачылар ни эшләмәкче иделәр икән соң минем куар котым белән? Алай да, алдагы атнада тагын барып карыйм әле.