news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Куакларга язын кайнар су коюның нинди файдасы бар?

news_top
Куакларга язын кайнар су коюның нинди файдасы бар?
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Чаллыда яшәүче тәҗрибәле бакчасы Ольга Созонова карлыган, крыжовник, кура җиләге куакларына кайнар су сибәргә киңәш итә. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Быел яз иртә килде, шуңа күрә, узган елдагыга караганда, куакларны иртәрәк коендыра башладык. Иң мөһиме: куакларда бөреләр булмаска тиеш, юкса алар пешә. Зурлыгына карап, 2 төп куакка 1 чиләк су алам. Уңайлырак булсын өчен, суны лейкадан ботакларга коям», – дип сөйләгән Ольга Созонова.

Болай эшләүнең нинди файдасы бар:

  • Корткычларны – гөмбәчекне, бактерияләрне, пәрәвез талпанын, телә йомыркаларын үтерә.
  • Туфракның структурасын яхшырта.
  • Җимеш куакларының үсешен тизләтә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар