news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«КТ ясагач кына ачыкланды...» - Айгөл Нәбиуллина каты авырган

news_top
«КТ ясагач кына ачыкланды...» - Айгөл Нәбиуллина каты авырган
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина бик каты авырый. Аңа табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Җырчы язылучыларын авыртуны баса торган даруларга гына ышанмаска, организмга игътибарлырак булырга өнди.

Мин якшәмбе көндез авырый башлаган идем, башым бик каты авыртты. Дарулар да басмады, торган саен ныграк авыртты. Төне буе күземне дә ача алмадым. Иртән ашыгыч ярдәм чакырттык. Алар авыртуны баса торган дарулар кадап киттеләр. Телефоннан җавап бирерлек тә түгел иде хәлем, костым, тора алмадым. Ашыгыч ярдәмне 4 тапкыр чакыртырга туры килде. Укол кадыйлар да, система куялар да китәләр. Бернинди файда юк, бернишләп булмый.

Төштән соң МКДЦга киттек. Анда да инфарктлы, инсультлы авырулар, шуңа озак кына көтәргә туры килде. КТ ясагач кына баш авыртуының нигә басылмаганы ачыкланды. Гайморит аркасында икән. Баш авырткач, берсе дә гайморит дип уйламый. Лор-табибына алып киттеләр мине, төнлә гайморитны тиштеләр. Шуннан соң системалар алдым. Чөнки ике көн ярым бер нәрсә дә ашамаган идем, суны да косып чыгара идем.

Бүген, ниһаять, баш авыртуым басылды, хәлем генә юк. Чөнки ике көн миңа бик авыр булды, чир бөтен көчемне алды.

Узган атнада грипп белән аягүрә йөргән идем. Әлмәт, Буада ике көн эшләп кайттым. Шул бәргән.

Авырмагыз, дәваланыгыз. Организмга рәхмәтле булып, аны тәрбияләп торырга кирәк. Бу – табиб сүзләре.

Сәламәтлегегезне саклагыз, профилактика ясап торыгыз. Баш авыртуларын баса торган дарулар эчеп йөри башлагач, организм ул даруларга бирешми башлаган. Шуңа авырту көчәя генә барды, үз-үземне тоймас дәрәҗәгә җиттем, – дип сөйләде Айгөл үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар