news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ксенонлы фаралар өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

news_top
Ксенонлы фаралар өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Илкүләм автомобиль берлеге (НАС) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән ксенонлы фаралар, җемелдәвек стоп-сигналлар һәм үзгәртелгән газ чыгару системалары өчен, җәзаларны катгыйландырырга тәкъдим итте. Бу мөрәҗәгатьне Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка НАС вице-президенты Антон Шапарин юллаган. Бу хакта Autonews.ru басмасына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Ксенонлы фаралар һәм җемелдәвек стоп-сигналлар, бик якты ут аркасында, хәрәкәт иминлегенә куркыныч тудыра, арткы көзгеләрдән файдаланучы йөртүчеләргә комачаулый.

Өстәп ясалган глушительләр артык тавыш һәм начар ис чыгара, шулай ук атмосферага зарарлы матдәләр чыгуны арттыра.

Хәзер мондый хокук бозулар өчен 500 сум штраф каралган, ә Илкүләм автомобиль берлегендә моны җитәрлек түгел дип саныйлар.

Шапарин искәрткәнчә, мондый хокук бозулар өчен минималь җәза практикасы Россия Югары судының 2019 елда ук чыгарылган карарына нигезләнгән. Бу контекстта инициатива авторлары штрафны 60 тапкырга – 30 мең сумга кадәр арттырырга һәм мондый юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү мөмкинлеген кертергә тәкъдим итте.

«Әлеге чара тәртипле юл хәрәкәтендә катнашучыларның уңайлылыгын һәм иминлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ышана Антон Шапарин.

Хәзерге вакытта Россиядә ксенонлы фаралар бары тик аларны җитештерүче урнаштырган очракта гына рөхсәт ителә. Кибеттә сатып алынган һәм завод конструкцияләреннән һәм/яки характеристикаларыннан аерылып торган теләсә нинди лампалар һәм комплектлар куллану тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар